Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Саннар белән дус булу мөһим

  Чишмә районында Финанс белем көне узды Чишмәдә бизнес-берләшмәләр өчен махсус Финанс белем көне узды. Каян акча алырга? Аны ничек дөрес тотарга һәм арттырырга? Акчаларын тәртип белән тотарга һәм җыя башларга теләүчеләр өчен төп кагыйдәләр бармы? Мәкаләнең дәвамы сайтта Фотода: Район эшкуарлары һәм кәсепчеләр өйрәнү форматындагы тәүге очрашуга җыелдылар

Саннар белән дус булу мөһим
Саннар белән дус булу мөһим

Шушы көннәрдә район эшмәкәрләре әлеге һәм башка сорауларга икътисад һәм финанслар спикерларыннан җавап ала һәм алар белән шәхсән аралаша алган тәүге чара үтте.

Чишмә районы хакимияте башлыгының икътисад һәм инвестицияләр буенча урынбасары Диана Авдеева эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары белән таныштырды.

Районда 1398 кече эшмәкәрлек субъекты һәм 2702 үзмәшгуль теркәлгән. Алар нигездә сәүдә эшчәнлеге, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать белән шөгыльләнәләр. Ел саен үзмәшгульләр саны арта. 2023 ел йомгаклары буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен 3 миллион сум акча бүленде – 2 миллионы район һәм 1 миллионы республика бюджетларыннан. Шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша социаль контракт нигезендә АСПК – адреслы социаль ярдәм күрсәтелде, 25 кеше бизнес ачуга 350 мең, 18 граждан шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә 200әр мең сум субсидия алды. Шулай ук районда 25 яшькә кадәрге биш эшкуар Башкортстан Республикасының Эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгыннан 500 сум күләмендә дәүләт ярдәме алды, – диде ул.

Эшчәнлек өлкәсен үстерергә теләгән эшкуарлар яки үз бизнесын ачу турында уйлаган һәм нәрсәдән башларга белмәгән гражданнар Чишмә районы хакимиятенә консультациягә чакырыла.

Муниципалитет җитәкчесе Ришат Мансуров, хакимият ишеге һәркем өчен ачык, дип билгеләп үтте.

Кирәкле мәгълүмат һәм консультация бирәчәкбез. Белгечләр бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен кулай урын вариантларын сайларга ярдәм итәчәкләр, – дип ассызыклады Ришат Әнис улы форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Район хакимияте башлыгының икътисад һәм инвестицияләр буенча урынбасары Диана Авдеева һәр сишәмбе көнне гражданнарны кабул итә.

Киләчәктә районыбызның социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән проектлар хакимият башлыгы Ришат Мансуров җитәкчелегендәге «Эшкуарлык сәгате» форматындагы киңәшмәдә каралачак. Ә зур өстенлекле инвестицион проектлар республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге «Инвестиция сәгате»ндә катнаша һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм ала, – дип ассызыклады Диана Рәмзил кызы.

Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Башкортстанда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Энҗе Әхмәдуллина бизнес ачуның җаваплы эш булуы турында сөйләде. Бу хакта аерым тукталып, гәзитнең киләсе санында язып үтәрбез.

Лилия Мөхәммәтҗанова үзмәшгуль эшмәкәрләрне районыбыздагы хатын-кыз эшкуарлар ассоциациясенең үзе җитәкләгән филиалына кушылырга чакырды. Ассоциация составына һәркайсы үз юнәлешендә уңышлы эшләп килүче 40 хатын-кыз керде. Команданы бер нәрсә – бизнесларын (әлегә зур булмаса да) грамоталы алып бару берләштерә. Алар бер-берсенә тәнкыйтьче дә, таяныч та.

Эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгульләрнең күбесенең икътисади белеме юк, әмма дөньяга үзен күрсәтү, нәрсәгә сәләтле булуларын һәм тырышлыгын исбат итү теләге бик зур.

Ләкин акча саный белмәсәң, табыш алу бик катлаулы һәм тагын да начаррагы – бөлеп, бурычка бату. Бу очракта нишләргә? Үз кулларың белән ясаган бизәнү әйберләре, алъяпкычлар һәм картиналар ничек сиңа баерак һәм уңышлырак булырга ярдәм итәр соң? Балалар һәм өлкәннәр өчен финанс белем һәм бизнес мәктәбенә нигез салучы Элина Разбежкина, блогерлар өчен продюсерлык үзәге җитәкчесе Ирина Шоцкая уртак максат белән берләшкән кешеләрнең хезмәттәшлек серләре турында сөйләп, шул сорауларга җавап табарга ярдәм иттеләр.

Райондагы хатын-кыз эшкуарлар ассоциациясе – моның ачык мисалы, анда синең проектың үсешенә ярдәм итәчәкләр һәм юнәлеш бирәчәкләр.

Элина Разбежкина ассызык-лаганча, бизнес – ул саннар һәм бары тик саннар гына. Һәр адымың конкрет вакытны, чыгымнар һәм керемнәрнең төгәл язылган суммасын күрсәтеп, ким дигәндә, якындагы елга төгәл язылган булырга тиеш. Әгәр дә башыңда «алсу хыяллар булса», «эш башлап карыйм, килеп чыкса чыга, чыкмаса юк» һәм «килеп чыкмаса ярар, ничек тә булса һәм күпмегә булса да сатармын» дип уйлыйсың икән, бу инде эшең уңмауга туры юл.

Элина Разбежкина биргән тагын бер киңәш: эшкуармын дигән кешенең, ким дигәндә, ике акча картасы булырга тиеш: берсе бизнес өчен, икенчесе гаилә чыгымнарына, һәм бу акчалар төгәл билгеләнеш буенча гына тотылырга тиеш. Бизнес эшчәнлеге буенча кичке аш икән, беренче карточкадан, балага күлмәккә булса, икенчесеннән түлисең.

Үзмәшгульләр гадәттә җитәкче өчен дә, идән юучы өчен дә үзләре эшли. Ләкин, үзегезгә, ким дигәндә, җитәкче өчен лаеклы хезмәт хакы түли алмыйсыз икән, әлегә бизнес белән шөгыльләнергә ашыкмагыз, тәҗрибә алу өчен бу юнәлештә эшләре уңышлырак барган эшмәкәрдә яки эре предприятиедә ялланып эшләү яхшырак булыр.

Форумда шулай ук эшкуарлыкны үстерү өчен социаль челтәрләр алып баруның мөһимлеге турында да сүз барды.

Кәсепчелекне үстерү турындагы мәсьәлә, аерым тема буларак, «түгәрәк өстәл» форматында каралды.

Киләчәктә эшкуарлар белән очрашулар даими уздырылачак.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: