Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнергә һәм белемнәреңне үстерергә кирәк

Бүгенге мәкаләбез герое – рәссам-педагог, фоторәссам, дизайнер Ирина Шевченко. Ул Калмашта яши, туган авылында рәсем сәнгате һәм балчыктан әйберләр ясау буенча студия һәм поселокта аның филиалын ачкан. Иринага «ярамаган шунда» дигән сүзләр ят, чөнки барысы да камил булырга тиеш. Шуңа күрә ул җае чыккан саен белемен камилләштерә. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнергә һәм белемнәреңне үстерергә кирәк
Һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнергә һәм белемнәреңне үстерергә кирәк

Кайчандыр ул Чишмәнең балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, аннары Уфа сәнгать училищесына «Дизайн» белгечлеге буенча укырга кергән. Санкт-Петербургта рәссам В. К. Сотников остаханәсендә рәсем сәнгате буенча белем алган. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясендә «Костюм дизайны» белгечлегенә укыган. Әлеге вакытта Ирина фотога төшерү, рәсем һәм керамика ясау белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта төрле курсларда укуын дәвам итә һәм үз белемнәрен, тәҗрибәсен укучыларга тапшыра. Ул, һөнәрең булуга карамастан, һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнергә һәм белемнәреңне үстерергә кирәк, дигән фикердә, чөнки яңа белемнәр алган кеше рухи яктан тагын да үсә, дигән фикердә ул.

12 июльдә Рәсәйдә Фотограф көне билгеләп үтелә. Шуңа күрә бүген без аның фотога төшерү белән шөгыльләнүе турында да язып үтәргә телибез.

Беренче фотоаппаратны 10 яшемдә кулыма алдым, бар нәрсәне рәттән төшерә идем. Бу эш белән һөнәри рәвештә алты ел элек шөгыльләнә башладым. Фотоларымның дөньяда танылу алган «Vogue» мода журналы сайтына эләгүе турында хыялландым. Хыялыма таба озак бардым, шулай да Италия редакторлары минем фотоларны сайлап алдылар һәм хәзер бу сайтта үземнең портфолио бар. Бик канәгатьмен, шул ук вакытта зур җаваплылык та тоям, – ди ул.

Ирина рәссамнарның һәм фотографларның үз эшләре аша дөньяга карашларын җиткерергә омтылуы турында сөйләде.

Мин үзенчәлекле фото ясау һәм тамашачыны уйландыру өчен һәрвакыт ракурс, яктылык һәм композиция эзлим. Чынбарлыктан алып абстракциягә, классикадан башлап авангардка кадәр төрле жанрларда һәм стильләрдә эшлим. Фотоларда мин һәрвакыт башка беркайчан да кабатланмас мизгелләрне эзлим, – ди ул.

Сүз уңаеннан, Ирина Шевченконың эшләре Рәсәйдәге һәм халыкара күргәзмәләрдә дә даими рәвештә югары бәяләнә. Аның фотоларын башка беркемнеке белән дә бутамассың. Быел яз көне ачылган һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан югары бәяләнгән «Яз балалары» проектының фотографы да ул.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: