Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Посёлок урамнары ямьләнә

Чишмә поселогының Чернышевский урамында «Башкортстан йорт аллары» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Район хакимияте бер уңайдан йортлар янындагы җылылык трассасын да алыштыру турында карар кабул итте, һәм менә бер атна элек бу эш тәмамланды. Хәзер исә бар көч төзекләндерүгә юнәлтелгән. Эшчеләр әлеге вакытта тротуарлар, парковкалар төзү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 7-нче йорт янында 12 машинага исәпләнгән парковка булачак. Шулай итеп, һәр йорт территориясендә үзләренең машина кую урыны барлыкка киләчәк, бу машина йөртүчеләрнең тормышын сизелерлек җиңеләйтәчәк. Мастер Айдар Нигъмәтҗанов билгеләп үтүенчә, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү тәмамланган диярлек. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Посёлок урамнары ямьләнә
Посёлок урамнары ямьләнә

Чернышевский урамындагы йортта яшәүчеләр төзелеш барышын актив күзәтеп, кызыксынып торалар.

7А йортта яшәүче Руслан Мәүлетов та «Башкортстан йорт аллары» программасын гамәлгә ашыру башланганнан бирле эшчеләргә ярдәм итә, кайвакыт аңа хәтта көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткәндә халык белән «сөйләшүләр дә алып барырга» туры килә.

«Торак сервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов, гражданнарның битараф булмавын билгеләп үтте:

Без һәрвакыт сөйләшергә әзер, халыкның сорауларына җавап бирәбез, тәкъдимнәренә колак салабыз, – ди Эдуард Фәнил улы.

Бу йортлар тирәсендә биек агачлар күп булуын билгеләп үтик. Подрядчылар ландшафтны саклап калу яклы. Кискен ихтыяҗ булмаса, агачлар киселмәячәк.

Чишмә поселогында Чернышевский урамындагы йорт алдын төзекләндерүгә әзерлек буенча бик зур эш башкарылган. Айдар Нигъмәтҗанов «Торак сервис» җәмгыяте көче белән 30 кубик метр күләмендә 70 йөк машинасы чүп-чар – иске һәм хуҗасыз гаражлар, сарайлар ташып түгелүен билгеләп үтте. Чүп-чар ташу әле дә дәвам итә.

Берничә кеше, үз гаражларын арытаба файдалану өчен, Промышленность урамындагы махсус территориягә күчергән.

Гомумән, объектта даими нигездә ун кеше (кирәк булганда аларның саны арта), ике «КамАЗ» һәм бер йөк төягеч экскаватор эшли.

 

Безнең белешмә

Йорт финанслау шартларында төзекләндерелә: 94 процентын республика бүлеп бирә, бу суммага 5 процентны муниципалитет өсти, тагын 1 процентын милекчеләр үзләре түли. Чишмә районында «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча ун йорт территориясе төзекләндерелгән. Чернышевский урамындагы бу проект унберенчесе булачак. «Башкортстан йорт аллары» республикада тормышка ашырылучы иң кирәкле программаларның берсе.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: