Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Иван Купала – славян календарендагы төп бәйрәм

Бу көнне без бар коллектив белән тарихка «кайттык». Үсемлекләрдән һәм чәчәкләрдән такыялар үреп суга агыздык, елгада коендык, учак аша сикердек һәм табигатьтән көч алдык. Калмаш елгасы буенда бергәләп биедек. Гаҗәеп көн булды! Иван Купала бәйрәме ел саен җиденче июльгә туры килә. Борынгыдан килгән гадәт буенча ул алдагы көннең кичендә үк башлана. – Бу көндә төп теләгебез матур клип төшерү иде. Без эшкә яңа килгән кызлар һәм районның эшкуарлык белән шөгыльләнүче гүзәл затлары белән дүрт көн эчендә бию өйрәндек, такыялар ясадык, күлмәкләр сайладык һәм ниятебезне җиңел генә башкарып чыктык. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Иван Купала – славян календарендагы төп бәйрәм
Иван Купала – славян календарендагы төп бәйрәм

Безнең бердәмлегебез истә калырлык вакыйга булды.

Ә гомумән алганда, бу көнне Калмаш елгасында су җылы түгел иде, коенып чыгып булмады. Ләкин тәэссоратлырак булсын өчен барыбер салкын суга кереп фотога төштек һәм йола буенча такыялар агызып җибәрдек. Шул рәвешле мин Иван Купала бәйрәмендә беренче тапкыр катнаштым һәм ул күңелле хис-тойгылар калдырды.

Ә безнең клипны интернетта «Импровизация» студиясендә катнашучыларның һәм Ләйсән Яхинаның «ВКонтакте» битләрендә табарга мөмкин.

Иван Купала – славян календарендәге төп бәйрәмнәрнең берсе. Ул җәй һәм печән өлгерү бәйрәме буларак та билгеле. Бәйрәмгә каршы төн алдыннан су коену гореф-гадәте катлаулы йолалардан санала.

Бу көнне кешеләр чәчәк бәйләмнәрен билләренә бәйләгәннәр, башларына үләннәр һәм гөлләрдән үрелгән такыялар кигәннәр, каралты-кураларны яшеллек белән бизәгәннәр. Коры ботакларны бер-берсенә ышкып «тере ут» чыгарганнар, учак өстеннән сикереп чыгып «чистарынганнар». Учак уртасына кояш символы – янып торган тәгәрмәч куйганнар, су сибешкәннәр, киләчәкне белү өчен бакканнар.

Су коену бәйрәмнәре мәҗүсилек вакытында Кояш алласы хөрмәтенә оештырылган. Заманча бәйрәм итүгә күчкәннән соң Иван Купала 7 июль көнне (тәгәлрәге, җиденче июльгә каршы төндә) уздырыла башлый.

Кайбер Европа илләре Изге Иван көнен (Иван Купалага охшаш) элекке стильдә – 20 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрәләр.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: