Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Абыйлы-энеле Бушмариннар тегермәне

Дурас авылы яныннан аккан Дим елгасында XIX гасыр ахырында төзелгән тегермән бар, ул безнең республикадагы борынгы һәм уникаль корылма. Башкортстан территориясендә безнең көннәргә кадәр сакланган башкача мондый тарихи бина юк. Бүгенге көндә ул ташландык хәлдә, иске бинаның эченә керергә куркыныч. Өч катлы агач корылманың безнең көннәргә кадәр җимерелми калуы үзе бер гаҗәп. Тегермәннең үзенчәлеге шунда: тарттырырга алып киленгән ашлык Дим елгасының бер ярыннан икенче ярына асылмалы вагонеткаларда чыгарылган. Бу тегермәнне Тверь якларыннан килгән, ашлык эшкәртү заводлары булган бертуган сәүдәгәрләр – Бушмариннар төзегән. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Абыйлы-энеле Бушмариннар тегермәне
Абыйлы-энеле Бушмариннар тегермәне

Уфа губернасына алар XIX гасыр ахырында килеп төпләнгәннәр.

С. Б. Веселовскийның патша Петр I чорына кадәрге Русь турындагы (XV-XVII гасыр) архив материаллар буенча җыелган борынгы рус исемнәре, кушаматлары һәм фамилияләре исемлегендә әлеге нәселгә нигез салучыларның берсе Бушмаринов Никифор Матвеевич исеме бар.

Уфа өязенә кергән тегермәнне XIX гасырның 90-нчы елларында Никита Матвеевич токымыннан булган Арсентий Бушмаринның уллары Михаил, Александр, Федор һәм Василий төзегән. Архивларда корылманың төгәл датасы табылмаган. Ләкин бу тегермәннең 1894 елда эшләве билгеле.

Бушмариннарның Дурас авылында бакалея кибете дә булган. Ә тегермән ул вакытта Арсентийның дүрт улының берсе Александр Бушмарин исеменә теркәлгән. Ул, күрәсең, гаилә акчасына тегермән төзүдә башлап йөрүче булган. Ә Федор Бушмарин тиздән Уфадан йорт һәм сәүдә мәйданында кибет сатып ала һәм сату белән шөгыльләнә башлый. Ә калган туганнары Федор һәм Александрга ярдәм итәләр, ләкин аларның да Рәсәй империясенең башка төбәкләрендә үз бизнеслары булуы ихтимал...

Бушмариннар безнең төбәк тарихында билгеле бер эз калдырганнар шуларның берсе, алдарак язып үтүебезчә, Уфа губернасы Уфа өязенең Дурас авылы янында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең тулы бер комплексы: 2 катлы ике таш бина, челтәрләп-бизәкләп эшләнгән йорт һәм, ниһаять, бик зур агач тегермән. Бу урында буа калдыклары да сакланган. Бу 6 канатлы тегермәннең 2000 елларга кадәр эшләве билгеле, аның канатларын су хәрәкәткә китерә. Моның өчен Дим елгасы үзәнендә канал казып, суның бер өлешен шул канал буенча тегермәнгә таба җибәрергә туры килә. Астан ургылып кергән су агымы аның канатларын әйләндереп тегермән ташын хәрәкәткә китерә. Ашлык бункеры иң өстә, тегермән түбәсе астында ук урнашкан, ул улак буйлап төшеп икенче каттагы тегермән ташына эләгә. Аннары тарттырылган он улак буенча беренче каттагы ларга төшеп җитә һәм шунда ук капчыкларга салына.

Уфа губернасында алты канатлы су тегермәннәре сирәк була. Нигездә аларны ике, өч яки дүрт канатлы итеп ясаганнар.

Элекке заманнарда тегермәнгә ихтыяҗ зур булган, шуңа күрә ул кыска гына вакыт эчендә мул табыш китергән.

Бушмариннар производство эшчәнлеген арттырып көнбагыш мае да җитештерә башлаганнар. Моның өчен май заводы төзелгән. Федор Бушмарин товарларын Уфада сату өчен сәүдә рәтләрендә үз кибетен ача.

Тегермәннән ерак түгел урында ашлык киптерү бинасы урнашкан. Ул 1904 елда авыл читендә известь таштан салынган. Шомартылган таштан төзелгән бик күп тәрәзәле зур корылма урта гасырлардагы замокны хәтерләтә. Соңрак ашлык үрдерү өчен тагын ике бина төзелә, үргән иген ашлык киптерү бинасына китере-лә. Шыттырып тарттырылган

арпа – сыра, ә арышныкы куәс ясауда кулланыла. 1915 елда әле алар эшли һәм сату өчен Уфага җибәрелә. Ул икенче

ярдагы тугайлыкта, ягъни Дурас авылы читендә урнашкан. Ашлык киптерү бинасы да, тегермән кебек үк, бертуган Бушмариннарныкы була.

Ә иген үрдерү бинасы, авыл халкы хатирәләре буенча, табигый таштан төзелгән ашлык киптерү бинасы белән стеналарының бер өлеше генә калган җимерекләр арасында урнашкан. Соңрак төзелгән корылма (ферма) шул иске ташлардан салынган.

Биредә ашлыкны башта озынча формадагы һәм 40 дюйм (100 сантиметр) тирәнлектәге кирпечтән яки таштан ясалган һәм кургаш йөгертелгән чаннарга салып берничә көн суда бүрттергәннәр. Бүрткән бөртекләрнең күләме 25 процентка арткан. Аннары аны сулы чокырдан яки цистернадан сөзеп алып башка урынга күчергәннәр. Монда ул

12-16 дюйм (30-41 см) калынлыкта җәеп салынган һәм җылылык бүлеп чыгарып шыта башлаган. Бу урында ашлык, ел мизгеленә карап, бер-ике көн яткан. Аннары аны шыттыру өчен җәеп куйганнар. Ашлык тигез үрсен өчен аны 14 көн буена әледән-әле болгатып торганнар, аннары махсус мичләрдә киптергәннәр.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: