Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яраткан шөгыле – сәйлән үрү

Кайсыбызның сәйләннән үреп ясалган матур һәм нәфис әйберләргә сокланганы юк икән?! Чишмә поселогының беренче мәктәбендә укучы ун яшьлек Эмира Хисмәтуллина да ике ел элек сәйлән үрү белән шөгыльләнә башлаган, һәм шуннан бирле бу эшкә гашыйк. Ул алардан нәрсәләр генә ясамый, бизәнү әйберләре – алкалар, йөзек-беләзекләр, брелоклар, муенсалар дисеңме, барсы да бар. Үзе дә яратып кия, ахирәтләренә, картәнисе белән картәтисенә дә бүләк итә. Дизайнын да үзе уйлап таба. Төрле хайваннар һәм бөҗәкләр рәвешендә ясалганнары нәкъ тере җан ияләредәй, карап торсаң йөреп китәрләр кебек. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Яраткан шөгыле – сәйлән үрү
Яраткан шөгыле – сәйлән үрү

Эмира биергә дә ярата. Кечкенә булуына карамастан, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Ярославль сәхнәләрендә чыгыш ясарга өлгергән.

Аның апасы белән сеңлесе дә бар. Апасы Сафинага 12 яшь, ул бик тә рәсем ясарга ярата. Картиналары белән бүлмә тулган, ул шулай ук тырыш укучы да, бишенче сыйныфны бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Ә сеңлесе Асельгә нибары өч яшь ярым, ул һәрвакыт апаларының аның белән уйнауларын көтә.

Җәйге каникул – балалар өчен иң күңелле вакыт. Кызлар җәйләрен җиләк җыярга, картәниләренә бакчада ярдәм итәргә яраталар, сеңелләрен дә карарга онытмыйлар.

Чишмә поселогында яшәүче Хисмәтуллиннар гаиләсендә менә шундый тырыш һәм сәләтле кызлар үсә.

Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: