Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гаилә тарихы ике кешедән башлана

Дурас авылында Гаилә елы уңаеннан шәҗәрә бәйрәме узды. Анда безнең, Мөхәммәтҗановлар ыруының, өч буын вәкилләре очрашты. «Шәҗәрә бәйрәме» – тарихи-этнографик чара, аның нигезен ыру, гаилә шәҗәрәләре, шулай ук башкорт халкының гореф-гадәтләре тәшкил итә. Шәҗәрә бәйрәме республика шәһәрләре һәм районнары халкының елдан-ел яңа катламнарын һәм төркемнәрен үз эченә ала. Әтием Шакирйән белән әнием Салиха күптән инде безнең арада юк. Әти тумышы белән Үрге Хаҗәттән, ә әни Казанголдан иде. Фотода: Бертуган Миләүшә, Гайшә һәм Филүзә. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Гаилә тарихы ике кешедән башлана
Гаилә тарихы ике кешедән башлана

Өйләнешкәч Дурас авылында гомер кичергәннәр. Эш кешеләре булганнар, хәтта атаклы Бушмариннар тегермәнендә хезмәт куйганнар.

Алар өч ул һәм дүрт кызга гомер биргәннәр. Без, аларның балалары, барыбыз да диярлек туган авылыбызда төпләнеп калдык. Кызганычка каршы, бүгенге көндә җидебезнең өчесе генә исән.

Бәйрәмгә барыбыз да балалар, киленнәр, кияүләр, оныклар һәм туруннар белән килдек. Барлыгы 60ка якын кеше җыелды. Һәм бу Шакирйән Мөхәммәтҗанов ягыннан гаилә агачының бер ботагы гына.

Гаиләбезнең агач рәвешендә эшләнгән үз шәҗәрәсе дә бар.

Бәйрәм бик эчтәлекле һәм күңелле хис-тойгыларга бай булды. Гаилә әгъзаларының чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды, кемдер җырлады, кемдер биеде, Карина Гайнетдинова башкаруында искиткеч скрипка көйләре яңгырады.

Балалар бик теләп уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, караокега кушылып җырлаучылар да булды.

Соңыннан барыбыз бергәләп хуш исле пылаудан авыз иттек, тортлар һәм тәм-томнар бе-лән чәй эчтек. Бәйрәм бик матур үтте, барыбыз да очрашудан һәм аралашудан канәгать булып таралыштык.

Гайшә Гобәйдуллина

 

 

 

 

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: