Салфетканы кулланыр алдыннан 20-30 мл су тамызып чылатырга, аннан соң бераз күбекләндереп тәнне ышкырга һәм сөлге белән корытырга кирәк.
– Ул экстремаль шартларда, юыныр өчен су булмаганда бик уңайлы, һәм махсус операция уздыру зонасында үзен уңай яктан күрсәтте, – дип сөйләде Назгөл, хәрби операциядә катнашучының хатыны буларак.
Инструкциядә шулай ук «Телеграм» каналдагы төркемгә керү өчен QR-код урнаштырылган, анда хәрбиләр үз фикерләрен калдыра, рәхмәт әйтә яки тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә ала. Ә инструкциянең икенче ягында волонтер кызлар кулы белән «Без җиңәчәкбез!» дип язылган.
Акциядә Назгөл Михайлова һәм икенче мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Наилә Солтанова җитәкчелегендә хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар, Шәйморатов штабы волонтерлары һәм «Яшь гвардия» оешмасы әгъзалары катнашты.
Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итүенчә, якын арада хәрби операция барган төбәккә гуманитар йөк озатылачак.
Гуманитар ярдәм җыюда катнашу мәсьәләләре буенча Чишмә районы хакимиятенең 5-нче кабинетына яки 8 (34797) 2-06-77 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.