Өлкән сержант Артур Байматов 2016 елдан бирле җинаять кылуда шикле һәм гаепләнүче кешеләрне конвой белән озата бару бүлегендә кинолог булып эшли.
– Армиядән кайткач эчке эшләр бүлегенә кинолог булып урнаштым. Элек бу һөнәр белән таныш түгел идем. Эшемне, гомумән алганда, дүрт аяклы дустым белән эшләүне ошаттым, – диде ул.
Кинолог сүзләренә караганда, көчекләрне 5-6 айдан ук өйрәтә башлыйлар.
– Эш уен формасында үтә. Көчекләрне тавыштан, кискен хәрәкәтләрдән һәм шартлау тавышыннан курыкмаска өйрәтәбез. Бер яшькә җиткәндә этләрне Кырмыскалы районындагы кинология үзәгендә өйрәтүне дәвам итәбез, – дип сүзен дәвам итте Артур Байматов. – Анда этләрне өйрәтү курсы нигезләрен узабыз, гади командаларны үзләштерәбез. Эт үзеннән күндәмлек, ә кайвакыт хәтта кайбер инициатива да таләп ителүен аңлый башлагач, махсус курслар башлана. Анда ис буенча эзгә төшү һәм нинди дә булса әйберне табу һәм хуҗасын һөҗүмнән саклау керә.
Кинолог әйтүенчә, барлык күнегүләр катгый график буенча үтә, тренировкалар журналы алып барыла.
– Таләп ителгән күнегүләрне үтәгән өчен этләргә, һичшиксез, тәмле сый бирелә, – дип билгеләп үтте ул.
Артур Байматов дүрт аяклы дусты Элвинны ике ел ярым өйрәтә. Барлык кирәкле командаларны үтәгән алты яшьлек эт хуҗасы белән бер-бөтен булып хезмәт итә һәм җәмәгать тәртибен саклау бурычының аңа да ышанып тапшырылуын аңлый.