Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чәчәкләр утыртыла

Быел «Ямь» җәмгыяте теплицаларында үстерелгән чәчәкләрне поселок урамнарындагы клумбаларга һәм асылмалы кашполарга утырту планы, кыраулар булу сәбәпле, соңгарак калынды. Ләкин җәй, ниһаять, үз хокукларына керде!

Чәчәкләр утыртыла
Чәчәкләр утыртыла

Поселокны ямьләндерү өчен чәчәкләр үстерү белән без 2020 елдан бирле шөгыльләнәбез, ассортимент елдан-ел арта. Быел төрле сортлы һәм төрле төстәге 56000 үсемлек утыртылды. Май аенда һава торышы бераз кыен хәлдә калдырса да, эшләр тәмамланып килә инде. Әлегә чәчәк түтәлләренең патшабикәсе булып, һәрвакыттагыча, петуния кала, ди чәчәкләр үстерүче Наталья Самагина.

Аның сүзләренә караганда, хәзер үсемлекләрне күчереп утыртырга һәм тамыр алсыннар өчен туфрак салырга, су сибеп торырга кирәк булачак.

P.S. Быел аның күңеле кайткан, чөнки Сабантуй алдыннан Җиңү паркына күпме көч түгеп утыртылган, кунакларны матурлыгы белән каршы алган чәчәкләрне соңыннан кемнәрдер казып алганнар, клумбаларны җимергәннәр. Бу тәүге урлашу очрагы гына түгел, кызганычка каршы, мондый хәлләр ел саен була.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: