Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмә осталары яугирләргә җибәрү өчен мунча ясаганнар

Автомобиль базасында эшләнгән мондый мунчада берьюлы дүрт кеше юына ала. Ул уртача 30 минут эчендә җылына, анда 50 литрлы кайнар һәм 160 литрлы салкын су багы бар. 

Чишмә осталары яугирләргә җибәрү өчен  мунча ясаганнар
Чишмә осталары яугирләргә җибәрү өчен мунча ясаганнар

Нигезенә эретеп коелган тагарак, су агып чыга торган урын,18 квадрат метрны җылытырлык мунча миче урнаштырылган, утка чыдам материаллар кулланылган, ә мунча үзе евровагонка белән тышланган. Хәтта мунча керү өчен кирәк-яраклар һәм чабынганда киеп утыру өчен башлыклар куярга да онытмаганнар.
– Кайчандыр гамәлдән чыгарылган хәрби техникадан
менә шундый шәп мунча килеп чыккан. Автомобильне безгә бүләк иттеләр, аны «Башсельхозтехника» көче белән төзәттек, ә арытаба Рафаэль Асаев, Евгений Лихман, Руслан Ирназаров, Олег Яруков һәм Илдар Янбарисов ярдәм кулы сузып эшкә алындылар, – дип аңлатма бирде Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Хәрби хезмәткәрләр гадәти булмаган проектны тормышка ашырганнары
һәм районның өзлексез ярдәм күрсәтүе өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Чишмә районы
хакимияте, «Компас», «Ямь» җәмгыятьләре, «Чишмәэнергосервис» предприятиесе көче белән өч атна эчендә шундый мобиль мунча әзер булды. Хәрбиләр аның сыйфатын бәяләделәр, никадәр уйлап эшләнелгәнен күреп гаҗәпләнделәр, куллану буенча сораулар бирделәр һәм мунчаның озак вакытка җитүен теләделәр.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: