. Онлайн-тренеры аның физик торышына бәя биреп: «Йөгерергә кирәк» – дигәч, йөгерә башлаган.
Нәтиҗәсе беренче көннәрдән үк күренгән.
Хәзер инде ул үзе дә башкаларга киңәш бирә ала. Беренчедән, йөгерү өчен уңайлы өс һәм аяк киеме кирәк. Йөгерә башлаганчы гимнастика ясап буыннарны яздырып алу мөһим. Тренер белән нәкъ сезгә туры килгән йөгерү тизлеге һәм техникасы турында киңәшләшү дә артык булмас. Ә йөгереп узгач, тартылып-сузылып күнекмәләр ясау файдалы. Шулай ук асфальт салынмаган юлдан йөгерергә киңәш ителә.
– Спорт – ул шулай ук бәйлелекнең бер төре, баштарак авыр булса да, соңрак, киресенчә, тренировкаларны сагына башлыйсың, – диде Олеся.
Ул 41 яшендә үз яшеннән яшьрәк күренә, тыгыз график белән эшләвенә карамастан, көч-куәте ташып тора һәм үз өстендә эшләргә вакыт таба. Аның өчен йөгерү – үзен яхшы формада тоту мөм-кинлеге.