Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Социаль хезмәткәр – төп таяныч

8 июньдә илебездә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Социаль хезмәткәрнең кем булуын һәм нәрсә белән шөгыльләнүен белер өчен, без «Радуга» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге директоры Ринат Мәгъсүмов белән очраштык. – Безнең оешма эшчәнлегенең максаты – өйләрендә ярдәмгә мохтаҗ дип танылган халыкка социаль өлкәдәге хезмәтләр күрсәтү. Без социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтәбез, – диде Ринат Әгъләм улы. Торак пунктларның территориаль колачы шактый киң. Хәзерге вакытта 21 социаль хез-мәткәр районның 25 торак пунктында яшәүчеләргә хезмәтләр күрсәтә. Фотода: социаль хезмәткәр Ләүзидә Кирәева һәм Зөһрә Закирова. Дәвамы сайтта

Социаль хезмәткәр – төп таяныч
Социаль хезмәткәр – төп таяныч

«Радуга» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның беренче кварталында

439 кешегә социаль хезмәтләр күрсәтелгән. Алар арасында өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре, инвалид балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бар. 2023 елдан башлап өйләрендә социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган тагын бер гражданнар категориясе барлыкка килде. Бу СВОда кат-нашучыларның гаилә әгъзалары.

Бүгенге көндә алар 13 кеше. Бу өч яшькә кадәрге балалары булган яшь гаиләләр һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр. 2023 елның ноябреннән безнең оешма Башкортстан Республикасы территориясендә озак вакыт карау системасы буенча сынау проектын гамәлгә ашыру программасында катнаша, дип сүзен дәвам итте Ринат Мәгъсүмов.

Озак вакытлы карау – ул ярдәмченең өйгә килеп атнага 24 сәгать һәм ял көннәрен дә кертеп, көн саен 4 сәгатькә кадәр эшләве. Алар атнага 2 тапкыр килеп, тиз генә көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче социаль хезмәткәрдән шуның белән аерылып тора. Хәзер үзаллы йөри алмаган туганнарын караучылар хезмәт стажын рәсми-ләштереп, караган өчен эш хакы алала (ред. искәр-мәсе).

Без бу системада озак вакыт эшләүче социаль хезмәткәр белән очрашырга теләдек.

Түбән Тирмә авылыннан Ләүзидә Кирәева социаль яклау системасында 2002 елдан бирле эшли. Ул карауга мохтаҗ булган 25 кешене хезмәтләндерә.

Мин төрле эшләр башкарам. Балалары булмаган яки еракта яшәгән кешеләрнең коммуналь хезмәтләре өчен түлим. Азык-төлек сатып

алам, кирәк булса ризык әзерлим. Өлкән яшьтәге кешеләрне поликлиникага медицина тикшерүләренә яки операция ясату өчен юллама артыннан алып барырга туры килә. Мин барлык медицина документларын алырга ярдәм итәм, ә дәваханәгә балалары алып бара. Моннан тыш, фельдшер белән сөйләшеп табибны өйгә чакырабыз, ди Ләүзидә Мәҗит кызы.

Ялгыз калган өлкән яшьтәге кешеләр көннәр буе өйдә берүзләре. Аларга күңелсез. Син болай гына булса да кереп чык, диләр. Барам инде. Бергәләп чәй эчәбез, сөйләшеп утырабыз, ди ул.

Сүз уңаеннан, без барганда ул пирожкилар пешерә иде.

Әбиләребез янына баргач, аларны да сыйлармын, диде ул.

Без барган әбиләрнең берсе Зөһрә Закирова иде. Быел көз аңа 80 яшь тула. Берничә ел элек ирен җирләгәннән соң ялгызы калган. Икенче әбигә 94 яшь. Ул инде 22 ел социаль хезмәткәр күзәтүе астында. Кызы белән оныгы да еш кайтып йөриләр, кайвакыт үзләренә яшәргә алып китәләр, әмма даими авылда яшәгәч, ул социаль хезмәткәр карамагында кала.

Аларның хәлен белеп йөреп чыкканчы көнем сизелмичә дә үтеп китә, ди Ләүзидә Кирәева.

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: