Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Электромобильләр өчен зарядка алу станциясе

Сибайда үткән форум барышында «Баштранстрейд» җәмгыяте белән Чишмә районы өчен тагын бер мөһим килешүгә кул куелды. Районда электромобильләргә һәм электр корылмаларга зарядка бирү станциясе салыначак.

Электромобильләр өчен зарядка алу станциясе
Электромобильләр өчен зарядка алу станциясе

Сибайда үткән «Урал аръягы-2024» VI Бөтенрәсәй инвестиция сабантуе барышында Чишмә районы өчен ике мөһим килешүгә кул куелды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Морат Керефов һәм форум әгъзалары инвестсабантуйга кадәр үк видеоконференция режимында Чишмә районында инвестицион климатны яхшырту буенча эш барышы белән таныштылар. Хакимият башлыгы Ришат Мансуров, безнең районның зур инвестицияләр куәте һәм көндәшлек исәбенә җәлеп итүчәнлеге бар, дип ассызыклады.

Эшкуарлар белән сөйләшүгә һәм адреслы ярдәм күрсәтүгә төп игътибар бирәбез. Даими рәвештә эшлекле очрашулар, инвесторлар, бизнес-берләшмәләр вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрәбез. Инвестицияләр белән эшләү буенча республика рейтингында 16-нчы урында торабыз, – дип билгеләп үтте Ришат Әнис улы.

Инвестицияләр кертү турындагы тәүге килешү «Чишмә М-5» җәмгыяте белән төзелде. Якын киләчәктә биредә гамәлдәге «Чишмә М-5» юл буе сервисы комплексын яңарту планлаштырыла, яңа объектлар барлыкка киләчәк, автотранспортны хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча хезмәтләр төре артачак.

Сибайда үткән форум барышында «Баштранстрейд» җәмгыяте белән Чишмә районы өчен тагын бер мөһим килешүгә кул куелды. Районда электромобильләргә һәм электр корылмаларга зарядка бирү станциясе салыначак.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм «РусГидро» электрозаряд станцияләре» җәмгыяте директоры Дмитрий Новиков шул турыдагы килешүгә кул куйдылар.

Электромобильләр өчен зарядка алу станциясе
Электромобильләр өчен зарядка алу станциясе
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: