Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханнары гади сынаумы?

Быел Чишмә районындагы ун мәктәптән 116 укучы имтиханнар тапшыра Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек итеп яхшы билгеләргә тапшырырга, дулкынлануны ничек киметергә, әти-әниләр нәрсә белән ярдәм итә ала? Район мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика бүлеге начальнигы, Чишмә районында бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру һәм үткәрү буенча координатор Нурия Аллагуловага чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен мөһим булган әлеге һәм башка сорауларны бирдек.

Бердәм дәүләт имтиханнары гади сынаумы?
Бердәм дәүләт имтиханнары гади сынаумы?

Нурия Флүр кызы, бердәм дәүләт имтиханнары ул гади генә сынаумы?

Бердәм дәүләт имтиханы ул бары тик имтихан һәм белем дәрәҗәңне күрсәтү.

Әмма дулкынлануны ничек җиңәргә соң?

Имтиханга адекват мөнәсәбәттә булу, теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен бар тырышлыкны салырга кирәк. Иң элек үзеңне алдан ук әзерләү мөһим, чөнки бу сынау шәхси үсешнең бер баскычы. Аның нәтиҗәләре белән үзең теләгән колледжга яки югары уку йортына керергә мөмкин. Әйе, җиңел түгел, ләкин бу тәҗрибә, чыгарылыш сыйныф укучысы нәкъ шул рәвешле тормыш авырлыкларын җиңәргә, артык борчылу һәм киеренкелек белән көрәшергә өйрәнә. Ә әти-әниләргә имтиханнар алдыннан укучыларның борчуын арттырмаска, әгәр теләгәннән түбәнрәк балл алса, аның хәленә керә белергә, тынычландырырга киңәш итәбез.

Нурия Флүр кызы, үз тәҗрибәгездән чыгып, координатор буларак нинди киңәшләр бирә аласыз?

Һәр имтихан алдыннан йокыны туйдырырга, иртәнге ашны ашарга кирәк. Имтиханда бик игътибарлы булырга, интуицияңә таянырга, барысы да яхшы булачак дип ышанырга кирәк. Әгәр теләгәнчә килеп чыкмаса, борчылырга түгел быел чыгарылыш укучыларының бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру һәм документларны кабул итү кампаниясе тәмамланганчы югары уку йортларына илтеп бирү мөмкинлеге бар.

Яңартылган расписаниегә ярашлы, беренче БДИны, шулай ук мотлак тапшырылырга тиешле фәннәр буенча имтиханнарны үткәрү вакыты үзгәрмәде. 23 майда география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнар узды.

Әйе, 28 майда чыгарылыш укучылары график буенча рус теленнән, 31 майда база һәм профиль дәрәҗәдәге математикадан сынаулар узачак. 4 июньдә яңартылган рас-

писаниедә җәмгыять белеменнән генә түгел, физика буенча да БДИ уздыру каралган. 7 һәм 8 июньдә информатика белән бер үк вакытта чит телләр буенча БДИның телдән өлеше узачак. Биология буенча бердәм дәүләт имтиханы һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлеше 11 июньгә күчерелә, алар тарих буенча сынау белән бер үк вакытта узачак.

БДИ расписаниесендә резерв көннәрдә имтиханнар үткәрү вакыты да үзгәртелгән шикелле.

Дөрес, барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен соңгы резерв көн 21 июнь. Чыгарылыш укучыларның барысы да 1 июльдән дә соңга калмыйча имтихан нәтиҗәләре белән танышачак. 4 һәм 5 июльдә яңадан тапшырылган имтихан нәтиҗәләре буенча гаризаны алар югары уку йортларына соңга калмыйча илтеп бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез, районда бердәм дәүләт имтиханнары буенча «кайнар линия» телефоны эшли: 8 (34797) 2-14-31 буенча шалтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.

 

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: