Чишмэ
+17 °С
Облачно

92 яшендә дә һәркем өчен өзелеп тора

Кайчак тормышта язмыш кылын кырыкка ярырдай вакыйгалар була. Шул вакыт синең хәлеңне аңлаган, барыр сукмакларыңны маяк кебек яктыртырдай кеше очраса,ничек инде сөенмисең?! Бу вакыйгага инде утыз елдан артык вакыт үткән. Ә менә ихлас кылынган изгелек һич кенә дә истән чыкмый. Аның кадере яши-яши арта гына икән. ...Тышта, көмеш нурларын сибеп, яз кояшы матурлык өләшә, гүя ул алсу бит очларын иркәли. Кемнәрнеңдер күңелләре канатлана. Ә менә Әмирнең бу мизгелләрдә йөрәге ярсып өзгәләнде,үзен кая куярга белмәде. Бу чиксез авыр минутларда җирнең өсте аска килгәндәй булды. Кайчандыр ике йөрәк бергә кушылса,шагыйрь әйтмешли,бүген исә ,юллар мәңгегә аерылды,язмышлар уртага ярылды. Тормышны,балаларын шулкадәр яраткан нечкә күңелле Әмир бик тә авыр кичерде бу мизгелләрне. Уфаның Октябрь проспектындагы бер тукталышта аның хәле бик авыраеп китте, күз аллары караңгыгыланды, башы әйләнде. Шунда бер таныш булмаган ханым яшәү мәгънәнәсенең юнәлешен югалткан,күзләрендә нур чаткысы сүнгән,үзен берничек яклый алмаган Әмирне якындагы Фәннәр академиясе филиалының поликлиникасына алып керә. Дәвамы сайтта

92 яшендә дә һәркем өчен өзелеп тора92 яшендә дә һәркем өчен өзелеп тора
92 яшендә дә һәркем өчен өзелеп тора

Биредә аңа тиешле ярдәм күрсәтәләр. Һәммәсенәрәх мәтле була. Ул китапханәче Шәңгәрәева Сатыйга исемле бик шәфкатьле,миһербанлы кеше булып чыга. Күз карашыннан, бер сүздән аңлый торган,күпләргә күңел җылысын өләшкән,аның белән биш минут кына аралашкан кеше дә бу ягымлы апаны оныта алмыйдыр. Ә үзе тамырлары белән кайсы тарафлардан икән? Чувалкип дип әйткәч,ирексездән,”Без үзебез чишмәләр” исемле җыр да искә төшә. Ә бит заманында җидеелык мәктәбе, 690 йорты булган хәлле авыл булган ул... Нишлисең,әлеге чорның кырыс җилләре бу төбәккә дә үтеп кергән. Биредәге искиткеч күркәм мизгелләрне,изге гамәлләрне сагынып сөйләргә генә калды инде. Җилекләргә, бәгырьләргә үтеп кергәннәре дә булды шул. Фронтовик әтисеннән килгән өчпочмаклы хатларны грамотасы булмаган әнисенә “балавыз сыга-сыга” укыганы һәм соңыннан әйтеп язылганнарын бүген дә хәтерли әле ул.”Кызым,син нәрсә телисең, дөрес итеп үзең генә яз инде”,-ди. Моң-сагыш тулы ана кеше исә мич янына сөялә дә, зар елый. Бу чакта аның башкайларының миен нинди уйлар бораулады икән?.. Сатыйганың әтисе Мотаһар 1946 елда сугыштан кайта да, ике елдан соң мәрхүм була. Әти тәрбиясен күрмәгән бала ничек тә гыйлемгә—укырга омтыла. Укытучы да буласы килә.Тик педучилещеның тулай торагы булмый.Сыйныф ташы Әхәт Фәсхетдиновның тәкъдиме белән яшүсмер Уфа китапханә технику мына укырга керә.Биредә Сатыйга күңелен биреп укый.Бигрәк тә, данлыклы мөгаллим Әкъминә Әхмәт кызы Мостафинаны, библиография мэтры Рабига Хөсәен кызы Гайсинаны олы хөрмәт белән искә ала ул. Техникумны кызыл дипломга тәмамлаган максатчан кыз заманында, Михаил Ломоносов кебек, Мәскәүне яуларга дип 1950 елда башкалага килә. Молотов исемендәге китапханә институтына укырга керә. Шау-шулы студент еллары тырышып уку, актив җәмәгать эшләре белән үрелеп бара. Ә инде югары уку йортын уңышлы тәмамлагач, Сатыйга Хәсәнованы(кыз фамилиясе) Русия мәдәният министрлыгы юлламасы буенча Уфага СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы фәнни китапханәсенә эшкә җибәрәләр. Биредә аны өлкән библиограф вазыйфасына тәгаенлиләр. Яшь белгеч муеныннан эшкә чума. Каталогны, картотеканы җайга салу белән беррәтән,мәгълүмати-библиографик эшне киң җәелдерүдән тыш,китап,гәзит-журналлар атналыгы, шулай ук журналларда басылган мәкаләләр елъязмасын булдыру,ай саен махсус мәгълүмати битләр ,стена гәзитләре чыгару һәм башкалар китапханә хезмәткәренең тәгаен бурычы булып тора. Аларны үзвакытында филиалның барлык фәнни бүлекчәләренә,лабораторияләренә,төрле махсус хезмәт урыннарына таратуны да оештырырга кирәк була. Өстәвенә,агитатор,медицина училищесында,Уфаның 114 урта мәкәбендә ата-аналар комитеты рәисе. Филиалның фәнни архивы да бай гына. Биредәге китапларны саклау урынын да урыс, көнчыгыш телләрендәге кулъязмалар,шулай ук күренекле җәмәгать, мәдәният,сәнгать эшлеклеләренең шәхси фондлары урын алган.Кулъязма фондларын пропагандалау,популярлаштыру максатыннан Сатыйга Мотаһар кызына шактый еллар дәвамында республика матбугатында актив чыгыш ясарга туры килә.Язучылар,шагыйрьләр белән әдәби очрашулар үткәрү дә гадәткә кереп китә. Бигрәк тә күренекле шагыйрьләр: Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин,фронтовик Муса Гали (Сатыйга апаның күрше авылдашы),академиклар: Гайса Хөсәенов, Зиннур Ураксин белән җылы аралашулар истә калган. Шуңа да ул эшенә һәрвакыт бәйрәмгә барган кебек килгән. Бәлки, шуңадыр да, Сатыйга апа Рафаэль Сафинның:”Ходай сине соклансыннар өчен яраткан, яраткан да, карап торып үзе соклангандыр азактан...” дигән шигъри юлларын күңелендә бүген дә саклап йөртәдер. Үзенең китапханә системасында 50 елга якын эшләү чорында Сатыйга Мотаһар кызы ахирәтен — ярты гасыр бергә аралашкан, китапханә техникумында илле ел мөгаллимә булып эшләгән Рәйсә Шаһиәхмәтованы, техникумда, инс титутта бергә укыган, филология фәннәре кандидаты, заманында республика китапханәсе директоры булып эшләгән, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт Закировны, республика китапханәсенең директор урынбасары, хезмәт ветераны Рифмир Гәрәевны үз эшләренең остасы буларак искә ала. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Бит аларның уңай энергетикасы, үрнәкле хезмәт алымы Сатыйга Мотаһар кызына күчмәгән дисезмени?! Шуңадыр да аның фоторәсеме озак еллар коллективның Мактау тактасыннан төшмәгәндер. СССР Фәннәр академиясе Президентының, шулай ук СССР фәннәр академиясе архивының Мактау грамоталары, дистәләгән Рәхмәт хатлары –моның ачык дәлиледер,мөгаен. Сатыйга апаның хезмәт биографиясен бизәгән онытылмаслык мизгелләр байтак. Җәмәгать өлкәсендәгесен генә хәтерләү дә җитәдер. Заманында ул соклангыч спортчы булган: СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы кубогына 1973 елда үткәрелгән чаңгы ярышларында 2-нче урынны яулауга ирешкән. Шул вакыттагы бүләк-сувенирны хезмәт ветераны бүген дә күз карасы кебек саклый. Җиңел атлетика буенча да уңышлары хәйран була. Кайчандыр үзе чиккән кофталар да яшьлек чорларын хәтерләтә. Үзешчәннәр куйган “Таулар тетри” пьесасында (1950 ел) шәфкать туташы ролен башкару 92 яшьлек ханымны янә яшьлегенә алып кайтты. Ул ирексездән Фаина Раневскаяның :”У пожилого человека одно неоценимое богатство — это воспоминания. Бесценный подарок—это внимание к человеку” дигән канатлы сүзләрен искә төшерде. Сүзен уйлап, үлчәп, тәмләп кенә сөйләгән Сатыйга апаның гаилә корган мәлләре дә күз алдына килде. Аңа да 60 ел(!) үткән. Тормыш иптәше Рәис ага да мактаулы хезмәт ветераны. 49 ел сәнәгать өлкәсенә гомерен багышлаган. Шуның 34 елы “Химпром”берләшмәсе белән бәйле, электрик, мастер булып эшләгән. Алтын куллы кеше, диләр аны. Кирәк икән, кухняда да уңганлыгын күрсәтә — пылауын да пешерә. Әлбәттә, аз сөйли. Кунакчыллыгы белән дә аерылып тора бу гаилә. Кудеевкадагы бакчалары да күпләргә үрнәк. Иртә яздан кара көзгә кадәр шунда чокына алар—җиләк-җимешен дә, яшелчәсен, бәрәңгесен дә үстерәләр. Билгеле, күркәм кешелек сыйфатлары балаларына да күчкән. Кызлары Наилә - Уфа шәһәрендә танылган шәхес, бик күп медалистлар хәзерләгән данлыклы 114-нче урта мәктәбенең математика мөгаллимәсе, Башкортстанның атказанган укытучысы. Нәфисә шәфкать туташы булып башкалада эшли, яраткан оныклары Галия исә Жуковск шәһәрендә авиадиспетчер булып хезмәт куя.Үрнәкле гаилә зарланып түгел, булганына шөкер итеп, якты киләчәккә өмет белән яши.

Әнвәр Сөләйманов . Уфа шәһәре. 

 

 

 

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас