Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Җиңү яуладык! Өйгә кайтып киләм!» дип әйтүен көтәм

  2022 елның июлен беркайчан да онытмаячакмын... Чишмә районыннан «Беркут» чакырулы сугышчының тормыш иптәше редакциягә язган хат менә шундый сүзләр белән башлана. «Җәйге каникулларда мин балалар белән бездән 600 чакрым ераклыкта яшәгән әнием янына киттем. Ирем Уфада инструктор-кинолог булып эшләде. Ул өйдә ремонт тәмамлангач, бер айдан безнең арттан килергә тиеш иде. Ни өчендер күңелем тыныч булмады. Җәйге көннәр көзне хәтерләтте. Яңгыр яуды, көчле салкын җил, соры болытлар минем борчылуны көчәйтте генә. Килешенгәнчә, ул килде. Тик безнең арттан түгел, ә иртәгә соңга Шәйморатов исемендәге батальон белән махсус хәрби операциягә китүе турында хәбәр итү өчен...» Дәвамын сайтта укыгыз

Шәйморатов исемендәге батальонның элемтә взводы командиры урынбасары Азат Латыйповның тормыш иптәше Алия хатында июль көнендәге бу яңалык аның өчен аяз көнне күк күкрәгән кебек көтелмәгән хәл булды, дип яза.

– Бер мизгелгә дөнья тукталган кебек булды, йөрәгем тибешен генә ишеттем һәм әле булса июль аеның үтәли җилен тоям. Җил салкыны җаныма үтеп керә, тик ул миңа җиңеллек бирә, әйтерсең лә эчемдәге ялкынны сүндерергә тели. Йөрәк янганда шулай була, – дип яза хәрби хезмәткәрнең хатыны.

Яугирләрне алгы сызыкка җибәргәч авыр көннәр башлана. Егетләр унар көн элемтәгә чыкмый – штурмда булалар. Беренче югалтулар турында ишетелә. Алия үзенә урын таба алмый, гәүдәсе тоташ калтырана.

Элемтәчеләрнең турыдан-туры бурычы алгы сызыкта антенналар урнаштыру булса да, «Беркут» полкташлары белән бергә дошман уты астында калган яралыларны һәм һәлак булган иптәшләрен эвакуацияли, разведка төркеме составында хәрби заданиегә бара. Бервакыт аңа хезмәттәше белән бер атна буена дошман территориясендә калырга туры килә. Алар дошманнан берничә метр аралыкта була. Разведка биремен үтәп наводчикка мәгълүмат тапшыралар, аларның оператив гамәллә-ре ярдәмендә дошманның хәрби техникасы юк ителә.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Азат Латыйповка Рәсәй Федерациясенең дәүләт бүләкләре: Батырлык ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Генерал Шәйморатов» медальләре, шулай ук Мактау грамоталары тапшырыла.

Вакыт узу белән сугышчының хатыны да үзен кулга ала һәм балалары, ире, әнисе хакына тынычланырга, авыр халәттән чыгарга тырыша. Чөнки, үзе әйтүенчә, аның күз яшьләре һәм елавы беркемгә дә җиңеллек китерми. Ул хәлне үзгәртә алмаячагын аңлый һәм тынычланырга тырыша.

– Мин барысын да аңлыйм һәм кабул итәм! Иремнең читтә кала алмавын беләм, ул – илебезнең чын ватанпәрвәре. Тормышымда аның кебек гадел кешене очратканым булмады. Әлбәттә, аңа Рәсәй герое М. Гәрәев исемендәге кадет мәктәбендә алган тәрбия дә тәэсир итә. Бу гади аерылышу түгел, ә теләсә кайсы вакытта мәңгелек була алган аерылышу. Барыбыз да: ирем, мин, балаларыбыз тормышка башкача карый башладык, бер-беребезнең кадерен ныграк аңладык. Тормышта иң мөһиме – гаилә, әни, туган ил булуын төшендек.

Ярый әле балалар янда, алар безгә таяныч, – ди Алия.

– Аларның килеп кочаклавы юата һәм җанландырып җибәрә. Сигез яшьлек кызым, бала гына булуына карамастан, күз карашымнан ук аңлап тора. Балаларым җитдиләнеп, үсеп киттеләр. Алар шулкадәр терәк булыр, дип беркайчан да уйламаган идем, – дип билгеләп үтә ул.

Төннәре догалар укып йокысыз үтә, Аллаһыга ышаныч йөз тапкырга арта. Телефон шалтыраган саен дертләп китә, озак вакыт аралашмый торганнан соң «Мин исән-сау» дигән хәбәр алса, шатлыктан күз яшьләре бәреп чыга.

Шул вакыттан соң ике елга якын гомер узган. «Беркут» ике тапкыр ялга кайтып киткән. Һәр аерылышу кире 2022 елның июлендәге хатирәләргә алып кайта. Хәзер инде ул элекке Алия түгел. Ул хәзер көчле рухлы. Җиңүгә таба юл салынган, дип ышана ул.

– Шундый көн җитәр, барлык телеканаллар, радио, мессенджерлар «Без җиңдек, хәрби операция тәмамланды!» дип хәбәр итәр. Ә иң мөһим теләгебез – якыннарыбызның «Өйгә кайтып киләм!» дигәнен ишетү, – ди сугышчының тормыш иптәше.

«Җиңү яуладык! Өйгә кайтып киләм!» дип әйтүен көтәм
«Җиңү яуладык! Өйгә кайтып киләм!» дип әйтүен көтәм
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: