Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Язгы бозга ышанма...

11 мартта республикада «Язгы хәвефле боз» дип аталган профилактик чара башланды, ул 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чара барышында Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәлеге хезмәткәрләре, шулай ук үзидарә органнары тарафыннан оештырылган рейдлар үткәреләчәк. 16-нчы янгын сүндерү-коткару хезмәте начальнигы урынбасары, майор Илья Яруков Чишмә поселогының Калмаш елгасы пляжы территориясендә журналистлар белән берлектә профилактик чаралар оештырды. Боз өстенә чыгып балык тотарга яратучыларга аерым игътибар бирелде. Елга буена килү белән балыкчыларны күреп алдык. Язгы айларда боз өстенә чыгуның куркыныч булуы турында аңлату максатында әңгәмә үткәрелде. Илья Олегович билгеләп үткәнчә, әлеге вакытта елганың бу участогында – пляж урынында боз калынлыгы курыкмыйча балык тотарга мөмкинлек бирә. Фотодагы әтиле-уллы Николай һәм Павел Чебановлар нәкъ шул урындалар иде. Дәвамын сайтта укыгыз

Язгы бозга ышанма...
Язгы бозга ышанма...

Николай Чебанов улының балыкка аның белән генә йөрүе турында сөйләде.

– Беренче булып боз өстенә үзем чыгам, ныклыгын тикшерәм. Тәҗрибә бар. Ә менә Илкәшкә кергәндә күпер астында боз юкарган – ун сантиметр калынлыкта гына. Анда балык тотарга ярамый, – дип кисәтә ул боз өстендә балык тотарга яратучыларны.

– Безнең өчен балыкка бару – ул хобби. Улыма да ошый. Бу өйдә телефон тотып, бушка вакыт сарыф итеп утыруга караганда, күпкә яхшырак һәм файдалырак та шөгыль. Шуңа күрә дә балаларның күбесе базда үскән зәгыйфь бәрәңге сабагы кебек ап-ак. Минем улыма карагыз: бит очлары алсу, кәефе шәп, чыныгу өчен дә әйбәт, – дип билгеләп үтте әтисе.

Сүз дә юк, бәхәсләшеп булмый!

Павелга ун яшь, поселокның бишенче мәктәбендә укый.

– Әтинең вакыты булганда һәм һава торышы әйбәт булса, балыкка барырга тырышабыз, – ди Павел Чебанов кармагын оста итеп төзәткәләп.

Ул икенче сменада укый, шуңа күрә иртән балыкка бару аның өчен шатлык.

16-нчы янгын сүндерү-коткару хезмәте начальнигы урынбасары Илья Яруков язгы боз-ның хәвефле булуы турында кисәтте. Бер төркем кешеләргә боз өстен-дә басып торырга ярамый. Язгы айда боз, һава температурасы үзгәрү сәбәпле, эри башлый һәм тотрыксызлана. Җитәр-лек дәрәҗәдә калын булса да, купшаклана, кеше авырлыгын күтәрми. Бу вакытта боз өстенә басарга, чаңгыда яки тимераякта йөрергә һәм елга аша кичеп чыгарга ярамый.

Безнең белешмә

2024 ел башыннан Чишмә районында су объектларында кешеләр һәлак булуга юл куелмаган. Кызганычка каршы, Нуриман районында 4 мартта бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Боз өстенә балык тотарга чыккан Татарстан кешесе һәлак булган. Узган елда язгы чорда республика буенча су объектларында 5 кешенең гомере өзелгән.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: