Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Исемнәре мәңгеләштерелде

29 февральдә поселокның 4-нче мәктәбендә әлеге мәктәпне тәмамлаучы, махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Александр Феоктистовка багышланган «Герой партасы» куелды. Безнең районда унбер мәктәптә 13 «Герой партасы» бар. Дәвамын сайтта укыгыз

Исемнәре мәңгеләштерелде
Исемнәре мәңгеләштерелде

Алар Бөек Ватан, Әфганстан сугышында катнашучылар, Рәсәй, Социалистик хезмәт геройлары һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләр хөрмәтенә куелган.

Чарада хөрмәтле кунаклар: һәлак булган сугышчының әтисе Сергей Феоктистов, тормыш иптәше Елена, сыйныф җитәкчесе Гөлнәзирә Туктамышева, муниципаль координатор Лилия Ганиева һәм Сергейның сыйныфташлары катнашты.

Мәктәп директоры Резида Мәүлетова алар алдында чыгыш ясады.

Безнең бурыч бүгенге укучыларга тормышта батырлыкка һәрвакыт урын булуы, үрнәк алырга һәм тиңләшергә мөмкин булган уңай мисаллар барлыгы турында аңлату, дип ассызыклады ул.

«Герой партасы» артында утыру – мәртәбәле хокук. Алтынчы сыйныф укучылары Эдуард Закаринга һәм Розалина Мәҗитовага анда тәүгеләрдән булып утыру хокукы бирелде. Бу укучылар укуда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, сыйныф һәм мәктәп тормышында актив катнашалар.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы чыгарылыш укучыларының да Александр Феоктистовның данлыклы юлын дәвам итүе билгеләп үтелде.

Безнең белешмә
«Герой партасы» – кайчандыр шушы м
әктәптә белем алган, илебезнең тыныч киләчәге хакына көрәшкән, яшь буын өчен үрнәк булган, илебез тарихына кергән лаеклы кеше, замана героеның фотосурәтләре, биографиясе, героик юлы турында мәгълүмат урнаштырылган укучылар партасы. Проект «Яңа мәктәп» федераль партия проекты барышында «Бердәм Рәсәй» Бөтенрәсәй сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителгән.

 

Фотода: Чарага килгән хөрмәтле кунаклар - Александр Феоктистовның әтисе һәм тормыш иптәше

 

Галия Байбулатова, 4-нче мәктәп директоры киңәшчесе.

Исемнәре мәңгеләштерелде
Исемнәре мәңгеләштерелде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: