Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сигезенче мартка гадәти булмаган чәчәк бәйләме

Көлкеле бер күренешне күз алдына китерегез әле: сөйгәнегезгә бәйрәмгә чәчәкләр бүләк иттегез ди, ә ул аларны ала да ашый башлый... Һәм дөрес эшли.... Дәвамын уку өчен ссылкага басыгыз

Сигезенче мартка гадәти булмаган чәчәк бәйләме
Сигезенче мартка гадәти булмаган чәчәк бәйләме

.... чәчәкләр зефирдан эшләнгән булса, нишләп әле ашамаска?!

Безнең көннәрдә гадәти булмаган бүләкләр бирү гадәти хәл.

Тере чәчәкләр урынына алмашка тәм-томнардан букетлар, конфетлар урынына гаҗәеп бизәлешле тортлар бирәләр. Мәкаләбез герое Гөлнара Әсәдуллина да шундый гадәти булмаган эш белән шөгыльләнә. Ул 2020 елдан бирле зефирдан чәчәк бәйләмнәре ясый. Бу эшкә өйрәнү өчен махсус курслар тәмамлаган һәм шуннан бирле әзерләү рецептурасыннан читкә тайпылмый. Чөнки элек-электән килгән ГОСТ рецепты белән генә чып-чын һәм тәмле зефирлар килеп чыга.

Башта ул аларны өйдәгеләр өчен генә әзерләгән, аннары чәчәк формасында бүләккә ясый башлаган. Мондый букетлар матур да, тәмле дә була.

Гөлнара безгә шул букетларга бәйле бер мәзәк хәл дә сөйләде. Бервакыт алар гаилә-ләре белән кунакка баргач, хуҗабикәгә шундый чәчәк гөлләмәсе бүләк итәләр. Бәйрәмнең кызган чагы, кунаклар шау-гөр, ыгызыгы килә. Хуҗабикә һәркайда өлгерергә тырыша, мәш килә һәм зефир букетны чын чәчәкләр дип уйлап сулы вазага утыртмакчы була. Соңгы минутта гына туктатып калалар, десерт әрәм булмый. Бу хәл кунак-лар хәтерендә кызыклы вакыйга булып истә калган.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: