– Әни тегүче иде, безне дә кечкенәдән тегәргә һәм бәйләргә өйрәтте. Беренче сыйныфта укыганда минем кул эшләрен күргәзмәгә куюларын хәтерлим. Шул вакыттан бирле бәйләргә яратам, балаларга пальтолар, жилетлар, шәлләр бәйләгәнем булды, – дип сөйләде кул эшләре остасы.
Чишмәгә 1974 елда тормыш иптәше белән бергә юллама буенча килә, пенсиягә чыкканчы Нефтепроводмонтаж трестының СМУ-1 (1-нче төзелеш-монтаж идарәлегендә) мастер булып эшли, атказанган төзүче исеменә лаек була. Пенсиягә чыкканнан соң малтабарлык белән шөгыльләнә башлый.
– Үземне яңа һөнәрдә сынап карарга булдым, чөнки ялгыз калгач дүрт баланы аякка бастырырга туры килде. Әле дә, 80 яшьтә булуыма карамастан, башкаларга файда ки-терергә телим, шуңа күрә яугирләребезгә ярдәм итәргә, күңел җылымны биреп оекбашлар бәйләргә булдым, – ди Миңлегөл апа. Аларның нәселендә хәрбиләр күп, сугышта һәлак булучылар, яраланып кайтучылар булган.
– Мин үзем дә сугыш чорында туган бала, ул вакыттагы авырлыкларны күреп үстем. Тормыш иптәшем белән улым да армиядә булган кешеләр. Әлеге вакытта илебез тынычлыгы сагында торган егетләргә ничек тә булса ярдәм итәргә теләдем. Исән-сау кайтсыннар, сугыш тиздән тәмамлансын һәм тынычлык урнашсын, дип һәркөнне теләкләр теләп дога кылам, – ди ул.
Күз нурын, кул җылысын биреп, догалар укып бәйләнгән оекбашлар салкын кышта ир-егетләребезне җылытсын, алар туган якта үзләрен зарыгып көтүләрен тойсыннар һәм алар белән горурлануларын белсеннәр.