Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Умартачылар киңәшмәсе узды

Күптән түгел Иглин районында республика умартачылары катнашлыгында киңәшмә узды. Анда безнең районнан алты кеше: район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов, ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев, авыл хуҗалыгы идарәлегенең авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфаты буенча баш белгече Данис Әминев, умартачылар җәмгыяте рәисе урынбасары Сөләйман Ваһа-пов, умартачылар Ринат Мәгъ-сүмов һәм Илдар Габидуллин катнаштылар.

Умартачылар киңәшмәсе узды
Умартачылар киңәшмәсе узды

Киңәшмәне республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов алып барды, аграр университетның умартачылык кафедрасы укытучылары чыгыш ясады.

– Беренче чиратта, бу республикада умартачылыкны үстерүгә һәм аңа булышлык күрсәтүгә зур әһәмият бирелүе турында сөйли. Башкортстан тикмәгә генә бал җитештерү буенча бренд алган республика түгел, – диде Сөләймән Ваһапов.

Киңәшмәдә сүз соңгы елларда республикада урманнарны һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларын агулы препаратлар белән эшкәрткәндә бал кортларының күпләп кырылуы турында барды. Данис Әминев билгеләп үтүенчә, быел язгы һәм җәйге айларда безнең район урманнары ефәк күбәләгенә каршы агулы препаратлар белән эшкәртеләчәк. Шуңа күрә умартачыларга умарталыкларын рәсми рәвештә теркәргә киңәш ителә. Басуларны һәм урманнарны эшкәрткәннән соң бал кортлары кырылган очракта рәсми рәвештә теркәлгән умарталыкларга гына зыян өчен түләнәчәк.

Киңәшмәдә республикага башка илләрдән бал кортлары кайтарту турында да сүз барды. Бу бик хәвефле гамәл, чөнки читтән кайтарылган умарталарның төрле авырулар белән зарарлануы ихтимал. Умартачыларга бал кортларын үзебезнең төбәктәге ышанычлы хуҗалыклардан гына сатып алырга киңәш ителә.

Арытаба җәйгелеккә умарталарны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү турында фикер алыштылар. Бу яклап кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Бал һәм умартачылык продуктларын саткан барлык умартачыларга электрон ветеринария документларын

«Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәү мәҗбүри. Умарталарны районнан читтә чыгарырга рөхсәт алу, бал һәм балавыз сату өчен дә әлеге системага керү мөһим. Ул ветеринария контроленә алынырга тиешле продукцияне исәпкә алу өчен тәгаенләнгән. Система умартачылык продукциясен сатуның ачыклыгын һәм аның җитештерүче-дән сатучыга кадәр юлын күзәтү мөмкинлеген тәэмин итү максатында булдырылган.

 

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

Чишмә районында якынча 200 умарталык теркәлгән, тәҗрибәле умар-тачыларның күбесе чит кортларның балын таламаган, тыныч холыклы, урамда кышларга сәләтле карника токымлы бал кортларын үрчетә.

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: