– Алмаз Венер улы, әлеге вакытта полициядә кадрлар мәсьәләсе хәл ителгәнме?
– Кадрларга ихтыяҗ бар, әлбәттә. Кадрлар җитмәү, беренче чиратта, кемнеңдер пенсиягә китүе, башка территориаль органга эшкә күчерелүе сәбәпле барлыкка килә. Эш режимына түзә алмаучылар һәм эчке эшләр органнарында эшли алмавын аңлаучылар да бар. Алар урынына яңа хезмәткәр таләп ителә.
– Әлеге вакытта сезнең бүлектә нинди буш эш урыннары бар һәм анда эшкә урнашу мәсьәләләре буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
– Вакансияләр җитәрлек, тикшерү-оператив төркем шоферыннан алып җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләренә кадәр кирәк. Эшкә урнашу өчен безнең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
– Полициядә эшләү өчен нинди белемгә ия булырга тиешсең?
– Рядовой һәм кече җитәк-челек составына кимендә урта белемле, урта һәм өлкән җитәкчелек составына махсус урта яки югары белемле гражданнар кабул ителә.
– Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен өстенлекләр бармы?
– Әйе, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортлары студентлары укырга кергәннән бирле Эчке эшләр министрлыгының кадрлар составына алына һәм укып чыгуга төрле бүлекләргә эшкә җибәрелә. Язмышын эчке эшләр органнарында хезмәт итү белән бәйләргә теләгән яшь-ләр өчен мөмкинлекләр бар. Без көч-куәтләре ташып торган яшь кадрларга шат булырбыз.
– Сезгә иң мөһим сорауларның берсен бирәсем килә: әлеге вакытта полиция хезмәткәренең эш хакы күпме?
– Сез хаклы, бу мөһим сорау. Эшли башлаган чорда полиция хезмәткәренең эш хакы 30 000 сумнан башлануын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук полиция хезмәткәрләренең балаларына мәктәпкәчә һәм башка гомуми белем бирү учреждениеләрендә чираттан тыш урын бирелә.
Моннан тыш, полиция хезмәткәре Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы институтларында һәм университетларында бюджет исәбенә югары һөнәри белем алу мөмкинлегенә ия.