Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 февраль , 09:26

Юл кагыйдәләре һәрчак үтәлергә тиеш

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Равил Хәйретдинов белән әңгәмә.

Юл кагыйдәләре һәрчак үтәлергә тиеш
Юл кагыйдәләре һәрчак үтәлергә тиеш

2024 елның гыйнварыннан Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге начальнигы итеп Равил Хәйретдинов билгеләнде.

Равил Рафаэль улы район гәзитенә җитәкче вазифасында беренче интервьюсын бирде.

– Чишмә районы территориясендә ел башыннан бирле биш юл-транспорт һәлакәте булды, анда өч кешенең гомере өзелде һәм алтысы төрле дәрәҗәдә имгәнде, җәрәхәтләр алды. Равил Рафаэлович, Чишмә районы буенча әлеге оператив мәгълүмат турында нәрсә әйтә аласыз. Моның логик аңлатмасы бармы?

– Бәла ишек шакыганчы, аварияләрнең никадәр аянычлы тәмамланырга мөмкин булуын бик азлар аңлый. Без кешеләрне барлык мөмкин булган ысуллар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз. Менә гыйнвар аенда да юл-транспорт һәлакәте аркасында ике бала дәваханәгә эләкте. Бәхеткә, яралары артык җитди түгел. Әле бу хәл буенча тикшерү бара.

– Юл һәлакәтләре күп вакыт машина йөртүчеләрнең каршы як юлга чыгуы сәбәпле буламы?

– Әйе, аннары тизлек режимын арттыру, хәвефсезлек каешларын эләктермәү һәм балаларны утырту җайланмаларын куллануны санга сукмау, дистанцияне сакламау сәбәпле була (бигрәк тә начар һава торышында). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда рульдә барганда мобиль телефоннан сөйләшеп, социаль челтәрләрдә фотолар, видеолар карап, смс-хәбәр җибәреп кагыйдә бозалар. Транспорт белән идарә иткән шоферның игътибары шул сәбәпле читкә юнәлә.

– Җәяүлеләр гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре кимедеме?

– Тиеш булмаган урыннан юл аша чыгучылар, светофор сигналын санга сукмаучылар күп, туктап торган транспорт артыннан кинәт юлга чыгып машина астына килеп керәләр (күбесенчә балалар), тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык чагылдыручы элементлар кулланылмый һәм үз-үзен белештермичә исерек килеш тапталучылар да бар.

– Оператив мәгълүматлар буенча, бер авария исерек шофер аркасанда булган...

– Әйе. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан быел ел башыннан исерек хәлдәге 12 шофер тоткарланды. Алар гаебе белән күпме аварияләр булу ихтималлыгын күз алдына китерү дә куркыныч.

– Бу юнәлеш буенча рейдлар еш буламы?

Профилактик рейдлар бәйрәм алдыннан һәм ял көннәрендә үткәрелә, атна уртасында да иртәнге рейдлар уза. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга, шулай ук машина йөртүчеләрнең аеклыгын тикшерүгә юнәлтелгән. Бу чара хокук бозучыны вакытында туктатырга, димәк, юллардагы хәвеф-хәтәрне кисәтергә ярдәм итә.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча ышаныч телефоны: 8 (34727) 93-292, ЮХИДИ телеграм-чаты @GIBDDRB_02bot, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча дежур бүлеге: 8 (34797) 2-12-00.

– Без социаль челтәрләрдә һәм телевидениедә яшьләрнең еш кына юлларда төрле трюклар ясавын күрәбез. Моны ничек тыярга һәм без, гражданнар, моңа ничек тәэсир итә алабыз?

– Чыннан да, соңгы вакытта юлларда төрле трюклар ясап хәрәкәт итү модага керде һәм моның белән, күбесенчә, яшь егетләр мавыга. Кемдер үзенең машина йөртү осталыгын күрсәтергә, башкаларда тәэсир калдырырга тели, интернет челтәрендә урнаштыру өчен дә шундый видеоязмалар төшерергә яратучылар бар. Ләкин бу бик хәвефле шөгыль, чөнки алар үз тормышларын гына түгел, башкаларның да гомерен куркыныч астына куялар.

Дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен бозучыларны видеокамераларга төшереп яки урамнарда патруль белән туктатып кына түгел, ә дистанцион режимда да штраф сала ала.

Мәсәлән, транспорт чараларын юлда калдырып киткән өчен штраф күләме – 1500 сум, каршы як юлга чыккан өчен 5000 сумга кадәр җитә яки 6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

– Шундый сорау туа: быел автотранспорт белән идарә итүче балигъ яшькә җитмәгән үсмерләр күп тоткарландымы?

– Агымдагы ел башында гына Чишмә поселогында 16 яшьлек ике үсмер тоткарланды, һәрберсенә административ материаллар төзеп, район хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелде, машиналары махсус тукталышка урнаштырылды.

Без штраф сала һәм исәпкә куя алабыз, әмма балаларның сәламәтлеген һәм гомерен кайтарып булмаячак. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар балалары сорагач, транспорт сатып алалар, яки хәлне кискенләштереп «йөреп килергә» рөхсәт итәләр, шуңа күрә бу мәсьәләдә, барыннан да элек, ата-аналар хокук бозуның җитдилеген, нинди фаҗигагә китерү ихтималын аңларга, җаваплылык тоярга тиеш.

– Машина тәрәзәсен караңгылату мәсьәләсе һәрвакыт көнүзәк тема булып кала.

– Яшьләр тәрәзәләре караңгылатылган машинада йөрергә ярата. Бу хәл аеруча контрольдә тотыла. Машиналарының ян як тәрәзәләренә пәрдә элгән, тиз алына торган пленка ябыштырган шоферлар РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның «Кагыйдә бозу сәбәпле, транспорт чарасын файдалануны тыю турындагы» 12.5 маддәсенең 1-нче өлешенә ярашлы, административ җаваплылыкка (500 сум штраф) тарттырыла.

Машина тәрәзәсен артык караңгылаткан өчен шоферга РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.5 маддәсенең 3.1 өлешенә ярашлы, административ җаваплылык яный. Әлеге кагыйдәне кабаттан бозган очракта хокук бозучы суд алдына баса, аңа карата 2000нән 4000 сумга кадәр штраф салу яки

15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу турында карар чыгарыла.

Һава торышы начар булу сәбәпле, тәрәзәләрнең яктылык үткәрү дәрәҗәсен урамда үлчәп булмаса, ЮХИДИ инспекторлары бу эшне һава температурасы кулай булган махсус бинада башкара.

– Кайбер явыз ниятле шоферларның җәзадан качу максатында ЮХИДИ хезмәткәрен «сатып алырга» маташуы сер түгел. Вазифаи затка ришвәт биргән өчен нинди җәза каралган?

– Исегезгә төшерәбез, вазифаи затка ришвәт бирү авыр җинаятьләр категориясенә керә (РФ Җинаять кодексының 291-нче маддәсе). Әлеге гамәл өчен 4 миллион сумга кадәр штраф салу яки 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

Коррупцион җинаять кылган өчен икенче якка – ришвәт алучы вазифаи затка да закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.

РФ Җинаять кодексының 290-нчы маддәсенә ярашлы, аларга 5 миллион сумга кадәр штраф түләү яки 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Юл-патруль хезмәтенең барлык автомобильләренә видео-күзәтү системасы куелган, машинаның тышкы һәм эчке ягына видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган. Моннан тыш, ДПС инспекторлары киеменә дә видеокамера беркетелгән.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: