Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 февраль , 09:49

Сәйран китапханәсендә «Окоп шәме» акциясе үтте

Йөрәкләрдә, җаннарда эз калдырлык бер генә патриотик чара да бушка үтми.

Сәйран китапханәсендә «Окоп шәме» акциясе үтте
Сәйран китапханәсендә «Окоп шәме» акциясе үтте

 Хәрбиләргә шәм ясаган кешеләр нинди ярдәм китерәчәкләрен аңлап эш итә.

Бу бер мавыгу гына түгел, ә Ватанны саклаучыларга булышлык. Һәр шәм яугирләребез турында уйлаган һәм аларга булышырга теләгән кешеләр кулы белән эшләнә.

Бу шәмнәрнең сугышчыларга бик кирәкле булуын, файда китерәчәген аңлыйбыз.

Калай савытның эченә гофрокартоннан ясалган фитил урнаштырыла, аннары эретелгән балавыз тутырыла. Мондый шәмне сүндерегә дә, яңадан кабызырга да мөмкин. Бу шәмнәрнең яну вакыты 3,5-8 сәгатькә кадәр. Яугирләр аларны окоп яктырту, ризык җылыту, җылыну өчен кулланалар. Хәрби зонадагы сугышчыларыбыз мондый шәмнәргә кытлык кичерә.

Окоп шәмнәре ясау Бөек Ватан сугышы чорыннан ук килә. Ул заманнарда да солдатлар өчен шәмнәр ясаганнар.

Китап укучыларыбыз «Әйдәгез, ярдәм итик» дигән чакыруга битараф калмадылар, бик теләп акциядә катнашырга риза булдылар. Авылдашларым калай савытлар җыярга, кирәкле күләмдә балавыз табарга булыштылар. 15 килограмм балавыз биргән Батыршин Илфат Рәзил улына аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сүз уңаеннан, ул фронтка «УАЗ» машинасы да бүләк итте.

Хәзерге вакытта 87 окоп шәме ясап, аларны тиешле урынга җибәрдек. Рухи җылылык символы буларак эшләнгән окоп шәмнәре һәр солдатның тәнен һәм җанын җылытыр дип ышанабыз. Җиңү белән тизрәк якыннары янына кайтуларын көтәбез!

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: