Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 февраль , 10:00

Исемнәрен бөтен ил белә

Чишмә поселогының 5-нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 «А» сыйныфында Яшь герой-антифашист көненә багышланган Батырлык дәресе үтте. Мәктәп укучылары бу чараны Туган ил, азатлык һәм бәйсезлек өчен һәлак булган яшь малайлар һәм кызлар истәлегенә багышладылар.

Исемнәрен бөтен ил белә
Исемнәрен бөтен ил белә

Мәскәүнең яшь интернационалистлары тәкъдиме буенча, 1964 елдан башлап ел саен 8 февральдә Яшь герой-антифашист көне билгеләп үтелә. Шул заманнардан соң, менә инде 60 ел бу көнне балалар һәм үсмерләрнең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын искә алабыз. Алар Ватаныбызны өлкәннәр белән беррәттән немец-фашист илбасарларыннан саклаган, туган илгә мәхәббәт һәм аның дошманнарына карата түземсезлек белән янган балалар йөрәгенең никадәр зур була алуын күрсәткән.

Укучылар сыйныфташларының Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган пионерлар Володя Дубинин, Валя Котик, Зина Портнова, Леня Голиков, Марат Казей, Витя Коробков батырлыклары турында сөйләгәннәрен тыңладылар.

Шулай ук яшь геройларга багышланган күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яңгырады. Чара барышында балалар «Ак шарлар» җырын башкардылар.

Яшь геройларның данлы эшләре турындагы хатирә безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр! Без, бүгенге яшьтәшләре, аларга гомеребез белән бурычлыбыз!

                                                                                                                                                                                                          Регина Атнагулова, 5-нче мәктәп укытучысы.

Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: