Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 февраль , 12:00

Имтихан бирергә рөхсәт алдылар

Чишмә районының тугызынчы сыйныф укучылары йомгаклау әңгәмәсе уздылар Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе укучыларның сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен үткәрелә. Район мәгариф идарәлеге мәгълүматларына караганда, быел анда 615 тугызынчы сыйныф укучысы катнашкан. Аларның эшләре «зачет» яки «незачет» системасы буенча бәяләнгән. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча «зачет» куелса, дәүләт йомгаклау аттестациясенә керергә рөхсәт алдың дигән сүз

Имтихан бирергә рөхсәт алдылар
Имтихан бирергә рөхсәт алдылар

Юк икән, укучы имтиханнарга кертелмәячәк. Әгәр укучы төрле темаларга монолог алып бара алса, диалогта катнашса, текстны мәгънәле итеп укый һәм өстәмә мәгълүмат кушып сөйли белсә, имтиханга керү өчен рөхсәт алуда бернинди проблема булмая-чак. Чөнки рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе, беренче чиратта, сөйләү күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән укучыга әзерлек өчен бер минут чамасы вакыт бирелә, ә әңгәмә 15 минут дәвам итә. Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча районның 11 укучысы «незачет» алган, берсе җитди сәбәпләр аркасында килмәгән. Әлеге укучылар өчен йомгаклау әңгәмәсе өстәмә көндә 2024 елның 13 мартында булачак.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда Башкортстан Республикасында йомгаклау әңгәмәсен язуда катнашу өчен 50740 кеше гариза биргән.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: