Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 февраль , 10:17

Батырлык онытылмас!

15 февраль – истәлекле дата, совет гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгаруга 35 ел булды. 14 февраль иртәсендә Әфганстан Республикасында совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында интернациональ бурычларын үтәгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары Чишмә поселогында яугир-әфганлылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында тантаналы митингка җыелдылар. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җыелучыларны сәламләп һәм котлап чыгыш ясады.

Ришат Мансуров, Илнур Уразмәтов һәм Хәлил Бикмәев яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Ришат Мансуров, Илнур Уразмәтов һәм Хәлил Бикмәев яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Фоторда сулдан уңга: ветеран-әфганчы Рәшит Хәйруллин, Рөстәм Каһарманов һәм Хәмит Уразмәтов

Хөрмәтле ветераннар, яугир-интернационалистлар, кадерле чишмәлеләр! Бүген без күп еллар элек Әфганстан территориясендә булган һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклаган геройларны хөрмәтләп искә алу өчен җыелдык. Советлар Союзы ун ел дәвам иткән канкойгыч сугышта 15 меңнән артык яшь егетне югалтты.

Якташларыбыз бүгенге көндә дә кулларына корал тотып илебез мәнфәгатьләрен яклый. Ерак Әфганстан җирендә батырлык кылучыларны хөрмәт белән искә алабыз. Сез илебезнең бай тарихын яхшы беләсез, шуңа күрә яшь буынны тәрбияләүдә катнашуыгызны сорыйм. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, хәрби хезмәткәрләребезнең туган якка җиңү белән тизрәк кайтуларын телим, диде ул.

Митинг яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Аннары Тарих-туган якны өйрәнү музеенда ветеран-әфганлылар Хәмит Уразмәтов, Рөстәм Каһарманов һәм Рәшит Хәйруллинның 2-нче мәктәп укучылары белән истәлекле очрашуы узды. Музейның бүлек мөдире Эльвера Мостаҗәпова балаларга әлеге сугыш турында сөйләде.

Үз Ватанын чын күңелдән яраткан илебезнең һәр гражданы өчен әфган сугышында катнашучылар һәрвакыт кыюлык һәм фидакарьлек үрнәге булып калачак. Бүгенге очрашуга намуслы, кыю, көчле рухлы кешеләр килде, алар өчен Ватанга хезмәт итү изге бурыч. Залда Туган ил алдындагы изге бурычны әле генә аңлый башлаган яшь буын, аларның патриотик аңы яугир-интернационалистлар үрнәгендә ныгый. Безнең яугирләр бүгенге көндә дә махсус хәрби операциядә катнаша һәм сугышчыларыбызның хәрби традицияләрен лаеклы дәвам итә, диде ул.

Балалар Әфганстан сугышында катнашкан ветераннарның сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.

Район Мәдәният сарае фойесында укучылар өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан совет һәм Рәсәй солдатларының хәрби кирәк-яраклары күргәзмәсе оештырылды. Башкортстанның десант гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге отряд ветераннарының төбәк оешмасы рәисе Марат Әдһәмов күргәзмәгә Рәсәйдә һәм чит илдә җитештерелгән төрле ату кораллары алып килгән иде. Ул аларның һәрберсе турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Балалар кызыксынып коралларны карап чыктылар, бронежилетларны һәм каскаларны киеп карадылар.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: