Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 февраль , 09:00

IT-зона – яңа мөмкинлекләр

Чишмә поселогының 1-нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Мәктәп инициативаларын бюджетлау» проекты барышында IT-зона ачылды. Заманча компьютер сыйныфы балаларны укыту өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.

IT-зона – яңа мөмкинлекләр
IT-зона – яңа мөмкинлекләр

Инициаторлар командасы капитаны, унынчы сыйныф укучысы Булат Сөләйманов сүзләренә караганда, бу проект IT индустрия үсешенә ярдәм итә. Балалар монда килеп эшләрен, төрле биремнәрне, өй эшләрен эшли ала.

Кабинет ноутбуклар, 3D-принтерлар белән җиһазландырылган, шулай ук рәсем ясау өчен график планшетлар да бар. Биредә программалаштырырга, рәсем ясарга өйрәнергә, үзеңне яңа технологияләрдә сынап карарга мөмкин, ди Булат.

Районның финанс идарәлеге начальнигы Резида Хәсәнова билгеләп үтүенчә, мәктәп конкурста җиңеп грант алгач, белем бирү учреждениесен җиһазландыру мәсьәләсендә тагын бер адым алга киткән.

Проект суммасы 700 мең сум тәшкил итә.

Шуның 500 мең сумы республика бюджетыннан булса, 60 меңе урындагы бюджеттан бирелгән һәм 130 мең сумы иганәчеләр ярдәме, диде ул.

Совет секретаре Надежда Емец балаларга уңышлар, яңа кызыклы проектларның тормышка ашуын теләде, аның районыбыз киләчәгенә зур өлеш кертүен ассызыклады.

Компьютер сыйныфы балаларда яңа сәләтләр ачылуга этәргеч булачак. Ул буш тормасын, балалар күп йөрсен. Барысын да яңа сыйныф ачылу белән котлыйм, диде район

Советы рәисе урынбасары Рамил Галиуллин.

Мәктәп директоры Эльвира Аблеева матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә һәм проект өстендә эшләгәндә укучыларны җәлеп итүләре өчен мәктәп укытучылары Алия Галиева белән Гөлнара Ямилевага рәхмәт белдерде.

Заманча компьютер зонасын тантаналы ачудан соң команда капитаны Булат Сөләйманов әлеге класс буенча экскурсия үткәрде һәм компьютерлар янында шөгыльләнүче балалар белән таныштырды.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: