Чишмэ
+11 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 февраль , 10:00

Икесенә бер хыял

Альбина һәм Илмир Хәкимовларның күп балалы гаиләсендә үзара җылы мохит хакимлек итә. Алар Изге Вәли көнен ел саен бәйрәм итмәсәләр дә, гаиләнең нигезе мәхәббәткә корылган.  

Икесенә бер хыял
Икесенә бер хыял

Яшь пар 2010 елда танышкан, бер елдан соң өйләнешкәннәр дә. Хәзер ныклы һәм тату гаиләдә Айнур, Данелия һәм Дилана исемле балалар үсеп килә.

Илмир хәстәрлекле, тырыш һәм һәр эшкә зур җаваплылык белән караучы гаилә башлыгы. Буш вакытларын яраткан эшенә багышлый – умартачылык белән шөгыльләнә һәм улын да өйрәтә. Ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип саный ул.

Альбина – гаилә учагын саклаучы, йомшак күңелле һәм елмаеп кына торучы әни һәм сөекле тормыш иптәше. Ул якыннарына тәмле ризыклар әзерли, өйдә ямьлелек тудыра. Алар икесе дә район иминлеге өчен бюджет өлкәсендә хезмәт куялар.

Хәкимовлар балала-рының бер-берсе белән дус, игелекле, җаваплы һәм Туган илне яратучы намуслы кешеләр булып үсүен тели.

Алар буш вакытларын бергә үткәрергә яраталар табигать кочагына чыгалар, сәяхәт итәләр, мәдәни һәм иҗтимагый чараларга баралар һәм район тормышында актив катнашалар.

Альбина белән Илмир әти-әниләренә дә ярдәм итү өчен вакыт табарга тырышалар. Тиздән алар яңа салган өйләренә күченергә җые-налар.

Һәр бала сөю-назга төренеп үсәргә тиеш, ә мәхәббәт ата-анадан башлана, ди алар.

 

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: