Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 февраль , 10:00

Күп фатирлы йортлардагы тормыш сыйфаты

Күп фатирлы йортларның торышы тулысынча идарәче компания, йорт комитетлары рәисләре һәм, әлбәттә, фатир хуҗаларының гомуми милеккә булган мөнәсәбәтенә бәйле. Алар арасындагы нәтиҗәле диалог, тормыш сыйфатын даими яхшыртып, уңайлы шартларда яшәү теләге генә барысы да канәгать калачак ахыргы сөземтәгә китерә. «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов идарәче компания карамагында 236 йорт булуын билгеләп үтте.

Күп фатирлы йортлардагы тормыш сыйфаты
Күп фатирлы йортлардагы тормыш сыйфаты

2023 елда гына да җәмгыять тарафыннан якынча 14 миллион сумлык ремонт ясалган.

Гомумән алганда, узган елда Чишмә районы территориясендә күп фатирлы йортларга 70,4 млн сумлык ремонт эшләнгән. 28 йортның 66 подъездына, шулай ук күп фатирлы йортларның 6 түбәсенә капиталь ремонт ясалды. 2024 елда да 8 түбәне капиталь ремонтлау һәм 6 күп фатирлы йортта 21 подъездны төзекләндерү планлаштырыла.

Эдуард Илалов ассызыклаганча, торак фондның яртысыннан күбрәге кырык елдан артык файдаланылган йортлар булуын исәпкә алсак, агымдагы ремонт белән генә котылып булмый. Башкарыласы эшләр күләме күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән килешенә.

«Шикәр заводы» бистәсендәге кайбер йортларда яшәүчеләр бик актив. Алар барлык эшләрнең исемлеген бер ел алдан планлаштыралар. Мәсәлән, агымдагы ремонт өчен билгеле бер сумма бар, әмма подъезд түбәләрен, ишекләрне алыштыру, чарлак җылыту мөһимлеге туса, моның өчен акча юк... Ләкин йортны карап тотуга тарифны арттырылса, бу эшләрне кыска срокта башкарып чыгу мөмкин. Нәтиҗәдә, без подъезд кыегын да яңага алыштыра алдык.

Мондый вакытта күп фатирлы йорт комитетлары рәисләренең (йорт буенча җаваплы кешеләр) роле бәяләп бетергесез. Алар эш дип янып йөрсә һәм актив булса, күп фатирлы йорт барлык параметрларга туры килә: подъездлар матур һәм чиста була, вәхшилек фактлары күзәтелми, халык өмәләргә чыга, кар чистартканда машиналар вакытында читкә алып куела, тормыш сыйфатын арытаба да яхшырту буенча тәкъдимнәр дә күп була. Әмма халык зарланудан башканы белмәгән, бернәрсә ошамаган һәм үзләре берни эшләргә теләмәгән, бары тик таләп иткән очраклар да бар. Уңай мисалларның күбрәк булуы сөендерә, дип билгеләп үтте идарә итүче компания җитәкчесе Эдуард Фәнил улы.

Район хакимиятендә ел саен үтүче «Управдом» форумында да шул хакта сүз барды. Киңәшмәдә халыкны борчыган сораулар яңгырады һәм игътибарга алынды. Алар йортларны капиталь ремонтлауга, өйләрнең тирә-юнен һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә кагылды. Искәртеп узабыз, Чишмә районы төзекләндерү буенча төрле программаларда иң актив катнашучыларның берсе. Район территориясендә көнүзәк проектларны ел саен тормышка ашыруга ирешелә.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: