Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 февраль , 11:30

Мәскәү буйлап экскурсия

Февраль башларында Мәскәүгә Башкортстаннан 50 кешелек делегация барды, аның составында Чишмә районыннан 23 активист та бар иде.

Мәскәү буйлап экскурсия
Мәскәү буйлап экскурсия

Аларның барысы да – муниципаль, төбәк һәм Бөтенрәсәй дәрәҗәсендә үткән бәйгеләрдә, ярышларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр оешмасының актив әгъзалары.

Мәскәүгә барып төшкәч балалар шунда ук шәһәр буйлап экскурсиягә киттеләр, Сталин биеклекләрен карадылар, Воробьев таулары күренешләренә сокландылар, Кызыл мәйдан буйлап йөрделәр, православие гыйбадәтханәсендә булдылар. Ә кичен Александров бакчасына бардылар, анда бер минут тын торып геройларны искә алдылар.

Икенче көнне яшь чишмәлеләр ВДНХга (Бөтенрәсәй халык казанышлары күргәзмәсенә) юл тоттылар, анда «Тәүге тапкыр Рәсәйдә – мөмкинлекләр илендә» экспозициясендә катнаштылар. Ил төбәкләренең казанышлары күргәзмәсендә Ватаныбызның үзенчәлеген һәм күптөр-лелеген күрә алдылар.

Балалар бик күп уңай тәэссоратлар алып, истәлекле бүләкләр белән өйләренә кайттылар.

Укучылар коллективы, ата-аналар, Чишмә районы хакимияте балалар өчен илебез башкаласына бару, яңа дуслар табу һәм тормыш тәҗ-рибәсе алу мөмкинлеге биргән өчен әлеге сәфәрне оештыручыларга рәхмәт белдерә. 

Алсу Кәримова, мәгариф идарәлеге методисты

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: