Гөлнара Яхина билгеләп үтүенчә, районның битараф булмаган кешеләре дә ярдәм кулы сузган, мәсәлән, Филүз Вахитов – 45, Олег Николаев 60 калай банка китергән. Укучыларның әти-әниләре дә банка җыюда актив катнашканнар.
Коллектив Чишмә районының 30000 сум күләмендә акча җый-
ган умартачылар җәмгыятенә һәм аның рәисе Рафаэль Вәлиевка аерым рәхмәт белдерә, шуның 22 меңенә 22,5шәр килограммлы 6 кап парафин сатып алынган.
Шул рәвешле агымдагы елның гыйнвар аенда 232 окоп шәме ясалган һәм алгы сызыктагы сугышчыларга җибәрү өчен районның волонтерлар штабына тапшырылган.
– Ярдәм күрсәтүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәбез. Эш дәвам итә! – диде Гөлнара Яхина.