Чишмэ
+11 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 февраль , 10:00

Мошенникка – ярты миллион сум

Соңгы вакытта мошенниклык белән бәйле хәлләр турында еш ишетәбез. Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге мәгълүматлары буенча, 2024 елның 20 көнендә районда зыян күрүчеләрдән ике гариза килгән. Ике очракта да мошенниклар кушуы буенча зур күләмдә акча күчерелгән.  Фотода: Чишмә районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, подполковник Айдар Галиев профилактик әңгәмә үткәрә. Дәвамы сайтта

Мошенникка – ярты миллион сум
Мошенникка – ярты миллион сум

Беренче очракта мошенник ватсапка шалтыратып, үзен «МТС-Банк» хезмәткәре дип таныштыра һәм билгесез кешеләр сезнең исемнән кредит алырга тырыша, акчагызны саклап калу өчен кредитны үзегезгә рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр итә. Бу сөйләшүдә, видеодан шалтыратсалар да, мошенникның йөзе күренми. Зыян күрүче «банк хезмәткәре» кушканнарның барсын да үти һәм нәтиҗәдә 500 мең сумлык ике кредит ала. Соңыннан «МТС-Банк»тан аның исеменә 250 меңлек ике кредит картасы алуы турында хәбәр килә.

Икенче зыян күрүчегә шулай ук билгесез номердан шалтыратып, брокерлык килешүләре төзү буенча укулар үтәргә тәкъдим итәләр. Мошенниклар аның телефонына төрле кушымталарга ссылкалар җибәрәләр, ул аларны үз телефонында ачып, зур суммадагы акчаны инвестицияләргә күчерә. Нәтиҗәдә, мошенникларга ике йөз мең сумга якын акча җибәрә.

Рәсәй Эчке эшләр ми-нистрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә, акча, инвестицияләр, тупланмаларга кагылышлы нинди дә булса мәсьәләләр буенча сөйләшмәскә киңәш бирә. Әгәр шалтыратуга җавап бирсәгез, бернинди очракта да шалтыратучы кушканнарны үтәмәгез. Уяу булыгыз.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: