Чишмэ
+11 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 февраль , 10:00

Ябалаклылар бәйгедә җиңүгә өметләнә

2023 елның 29 декабрендә Ябалаклы авылында 2024 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнашу буенча соңгы җыелыш узды. Җыелышның максаты ППМИ проектын сайлау булды, барлыгы 30 кеше катнашты. Дәвамы сайтта

Ябалаклылар бәйгедә җиңүгә өметләнә
Ябалаклылар бәйгедә җиңүгә өметләнә

Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча дүрт җыелыш үтте, халык шулай ук сорауларга җавап биреп анкеталар тутырды, программада катнашу, ихтимал булган проектлар һәм аларны финанслау турында үз фикерен белдерде.

Авыл биләмәсе башлыгы Рәсим Гайзуллин конкурсның төп таләпләре, халыкка проектны финанслауда катнашу һәм иганәчеләрне җәлеп итү мөһимлеге турында хәбәр итте.

Җыелышта Ябалаклы авылының су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау мәсьәләсе тикшерелде. Җыелышка килүчеләр бертавыштан әлеге проект өчен тавыш бирде. Халыктан җыелачак акча күләме билгеләнде – бу проект бәясенең тугыз проценты. Иганәчеләрдән шулай ук тугыз процент, ә авыл биләмәсеннән финанслау күләме 35,8% тәшкил итәчәк – бу ППМИ конкурсында иң зур процент.

Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру барышында эшләрне оештыру өчен 10 кешедән торган инициаторлар төркеме сайланды.

Авыл биләмәсе башлыгы җыелышка йомгак ясады, конкурста җиңүгә өмет итеп, җыелышка килүчеләрнең барысына да авылдагы проблемаларны хәл итүдә актив катнашканнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Бәйгедә җиңүебезгә һәм Ябалаклы авылы халкы тәкъдим иткән проектның тормышка ашачагына чын күңелдән өметләнәбез!

 

Наталья Федорова, инициаторлар төркеме әгъзасы

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: