Матур декорацияләр һәм курчаклар, күңелле музыка һәм кызыклы әкият балаларны таң калдырды. Спектакль формасында үткәрелгән чара сабыйларга юлларда исән-имин йөрү кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итте.
Балаларның юлда һәм транспортта имгәнүен кисәтү, аларга юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәтү мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Чишмә авылының «Малыш» балалар бакчасында сабыйларның юлда имгәнүенә юл куймас өчен даими рәвештә максатка ярашлы эш алып барыла.
Безнең бурыч – балаларның гомеренә куркыныч янамасын һәм юл кагыйдәләрен үтәсеннәр өчен алар белән эш алып бару.
Әлфия Вәлиева, Чишмә районы буенча ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы