Әлеге оешмада 1,5 мең ветеран-пенсионер теркәлгән.
– Ветераннар оешмасы ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклый. Ул үз эшенә җәмәгать оешмаларын җәлеп итә, мәктәпләр һәм балалар белән эшли. Үткән елда безнең пенсионер-ветераннарыбыз «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы буенча республиканың бик күп матур һәм билгеле урыннарында булдылар, – диде Радик Әхмәдиев.
Район ветераннар советы тәкъдиме буенча, Шөнгәккүл авыл Советы биләмәсенең башлангыч оешмасы рәисе итеп элек әлеге авыл биләмәсе башлыгы булып эшләгән Динар Фәизов бертавыштан сайланды.
– Ышанычыгыз өчен рәхмәт, – диде Динар Әхәт улы. – Кирәк икән, эшләрбез. Ялгызың берни майтарып булмый, шуңа күрә бу эштә миңа совет әгъзалары ярдәм итәр дип ышанам. Биләмә башлыгы һәм җәмәгатьчелек белән берлектә төрле мәсьәләләрне хәл итәрбез.
Сүз уңаеннан, оешма әгъзаларының берсе яңа сайланган рәис алдына катлаулы бурыч куйды. Ачыклануынча, аның өлкән яшьтәге күршесе салкын йортта яши, чөнки үз вакытында АОГВ куелмаган һәм бу йорт газ горелкасы белән җылытыла, һәм газ хезмәткәрләре болай кулланырга ярамый, газны өзәбез, дип янаганнар. Авыл биләмәсе башлыгы, район ветераннар советы җитәкчесе, башлангыч оешманың яңа сайланган рәисе аның өенә барып, тормыш шартлары белән танышып, әлеге мәсьәләне хәл итүне тизләтербез, дип ышандырдылар.
Фотода:
Шөнгәккүл авыл Советы биләмәсенең башлангыч оешмасы рәисе итеп бертавыштан Динар Фәизов (уңнан икенче) сайланды.