Янгын сүндерү машиналары гаражы «Пневмо-ангар» тибындагы тиз төзелә торган конструкцияләрдән корылган, анда «Урал» һәм «Урал-Next» базасында эшләнгән ике автоцистерна дежур тора. Янгында конструкцияләрне сүтү өчен бензин белән эшләүче эш кораллары, ә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрне коткару өчен гидравлик корал – «Аллигатор» бар.
– Безнең коллектив бик бердәм, – диде Альфрит Фердинанд улы. – Һәркем – зур механизмның бер өлеше. Бездә очраклы кешеләр юк. Девизыбыз – бер-береңә булышлык күрсәтү, ярдәм кулы сузу.
– Егетләрнең кулыннан килмәгән эш юк. Күп нәрсәне үзләре эшлиләр. Мәсәлән, Илдар Тазикин үз экскаваторы белән шамбо һәм суны читкә агызу өчен траншея казыды. Суүткәргечне дә үзебез салдык. Электр белән эшләргә рөхсәте булган хезмәткәрләребез ут керттеләр. Капканы киңәйттек. Кул кушырып, кушканны көтеп утыручылар юк, каравылда тору һәм эшләү шартларын яхшырту өчен төрле тәкъдимнәр була, – дип дәвам итте ул.
Капка төбендә безне сакчы эт каршы алды.
– Кайвакыт эт чит кеше килгәнне сизми кала, шуңа күрә егетләр «электропес» җайланмасын куйдылар, ул кеше якынлашуга каравыл бүлмәсендә сигнал бирә, – диде Әлфрит Байков.
Бүлек начальнигы сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләрнең көнкүреш шартлары яхшыртыла. Сүз уңаеннан, торак вагончыклар безнең районда ясалган, оешмалар, предприятиеләр дә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә.
– Иҗтимагый эшләр белән дә шөгыльләнергә өлгерәбез. «Яшел Башкортстан» акциясе игълан ителгәч, безнең хезмәткәрләр агач утыртырга чыктылар. Янгын сүндерү часте янында да ветераннар хөрмәтенә аллея утыртылды. Алтмышлап төп чыршы һәм утыз төп юкә агачы тамыр алып үсеп китте инде, – ди ул горурлык белән.
2021-2023 елларда бүлекчә берничә тапкыр янгын сүндерергә, юл-транспорт һәлакәтләренә һәм гадәттән тыш хәлләргә барган.
– 2022 елда Алкин-2 авылында көчле янгын булды. Биш катлы йорт янды. Бу көнне бүлек командиры вазифасын башкаручы Артур Мусин һәм шофер Азат Ибатуллин составындагы экипаж дежурда иде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче алар йортта яшәүчеләрне чыгарырга өлгергәннәр һәм утка таралырга ирек бирмәгәннәр. Ике кеше, авырлыкларга карамастан, күпләрнең гомерен саклап кала алды, – дип бу вакыйганы искә төшерде Әлфрит Фердинанд улы.
Алар Благовар районында урман янгыннарын сүндерүдә, 2021 елда язгы ташкын чорында Алкин авыл Советындагы су баскан участоклардан халыкны эвакуацияләүдә дә катнашканнар.
– Бер гаиләне һәм мәчесе белән бер әбине алып чыктык, – дип билгеләп үтте Әлфрит Байков.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм социаль әһәмиятле объектларда ел саен янгынга каршы өйрәнү чаралары үтә. РФ Оборона министрлыгының «Оборонлес» предприятиесенең Башкортстан филиалы белән берлектә урман янгыннары нәтиҗәләрен бетерү буенча күнекмәләр үткәрелә. «Патриот» паркында, янгын сүндерү техникасын күрсәтеп, төрле яшьтәге балалар өчен дәресләр оештырыла.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү хезмәте үзәге инструкторы Илһомжон Ачилов һәм Алкин, Лесной, Дмитриевка, Арслан авыл Советлары биләмәләре вәкилләре белән берлектә даими нигездә янгыннарны кисәтү буенча профилактик чаралар оештырыла.