Чишмэ
+3 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
26 Января 2024, 06:07

Студент чак – яшьлекнең иң матур чоры

Шушы көннәрдә тырышып белем алучылар, үз алдына югары максатлар куеп алга омтылучылар үз бәйрәмнәрен – Студентлар көнен билгеләп үттеләр. Бу көн Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында да күңелле үтте. Мәкаләбез геройлары нәкъ әлеге белем бирү учреждениесе студентлары.

Студент чак – яшьлекнең иң матур чорыСтудент чак – яшьлекнең иң матур чоры
Студент чак – яшьлекнең иң матур чоры

Шушы көннәрдә тырышып белем алучылар, үз алдына югары максатлар куеп алга омтылучылар үз бәйрәмнәрен – Студентлар көнен билгеләп үттеләр.

Бу көн Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында да күңелле үтте. Мәкаләбез геройлары нәкъ әлеге белем бирү учреждениесе студентлары.

Таныш булыгыз: «Колледжның иң яхшы студенты» конкурсында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр Константин Лапшин, Маликч Аманов һәм Марсель Мусин.

Гадәти булмаган Маликч исемле егет «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча белем ала. Ул тумышы белән Дмитриевкадан. Колледжда барлык чаралар аның катнашлыгында уза. Биюче, фантазер, оештыручы боларның барысы да аның турында. Үткер, зирәк һәм шаян Маликч мәдәният буенча да иң алдынгысы. Ул «Колледжның иҗади шәхесе» номинациясендә җиңү яулаган.

Марсель Мусин – беренче курс студенты, булачак пешекче һәм кондитер. Әлегә ул йомыркадан тәмле ризыклар әзерли белә, безгә аның серен ачмады. Иң мөһиме, ризыкны бар күңелеңне биреп пешерү, шул чакта гына ул тәмле килеп чыгачак, дип билгеләп үтте Марсель. Аңа «Колледж интеллекты» номинациясендә тиңнәр булмаган. Әлеге вакытта ул тарих буенча олимпиадага әзерләнә.

Константин Лапшин да «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча укып йөри. «Ни өчен әлеге белгечлекне сайладың?» дигән сорауга ул: «Бу иң кирәкле һөнәр һәм техника йөртү таныклыгы да бушлай биреләчәк», дип җавап бирде. Ул, икенче генә курста укуына карамастан, укытучылары һәм яшьтәшләре арасында абруй яулап өлгергән.

Иң мөһиме, барысын да күңел биреп эшләргә кирәк, шул чакта гына уңышка ирешәчәксең һәм беркайчан да күңелең кайтмаячак. Һәрбер сорауга җавап бирер-гә һәрвакыт әзер булырга тиешсең. Һәр эшкә иҗади караш булу мөһим. Илһамланып эшләргә һәм төшенкелеккә бирелмәскә кирәк, диде Константин Лапшин.

Ул «Колледжның иң башлы студенты» номинациясендә юкка гына билгеләнмәгән. Диплом алгач, укуын икътисад өлкәсендә дәвам итәргә тели.

Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы педагоглары билгеләп үтүенчә, биредә сәләтле һәм максатка омтылышлы студентлар күп. Әлеге вакытта анда ике йөзләп кеше белем ала. Колледж пешекче, кондитер, слесарь, машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча мастер, ташчы һәм буяучы һөнәрләре буенча белгечләр әзерли. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге уку йорты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яшьләргә дә һөнәр алу мөмкинлеге бирә.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас