Чишмэ
+15 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
26 Января 2024, 06:20

Алда чыгарылыш имтиханнары көтә

9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханын үткәрү шулай ук өч: вакытыннан алда (23 апрельдән 18 майга кадәр), төп (21 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр) чорга бүленә.

Алда чыгарылыш имтиханнары көтәАлда чыгарылыш имтиханнары көтә
Алда чыгарылыш имтиханнары көтә

БДИда катнашучыларга шулай ук әдәбият буенча имтиханда орфографик сүзлек кулланырга мөмкин булуын, ә рус теленнән рөхсәт ителмәвен белергә кирәк. Математика буенча БДИда үзең белән бары тик линейка, ә физикадан имтиханда, линейкадан тыш, калькуляторның программалау мөмкинлеге булмаган, әмма тригонометрик исәпләүләр ясап булган база моделен алып керергә мөмкин.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоннары 8 (347) 218-03-81, 218-03-28, мәгариф идарәсе 2-21-36 (ОГЭ), 2-14-31 (ЕГЭ).

Районда февраль аенда ел саен ата-аналар өчен «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар БДИ биргән көн» чарасы үтә. Безнең район анда һәрвакыт актив катнаша. Акциягә теләгән һәркем килә ала.

Аның барышында әти-әниләр барлык имтихан процедуралары аша үтә: теркәләләр, телефоннарны һәм шәхси әйберләрен тапшыралар, имтихан алдыннан контроль аша узалар, бланклар тутыралар.

Алар кергәндә ничек тикшерүләрен, имтихан тапшыру пунктларында нинди эпидемиологик чаралар үтәлүен, имтихан материалларын ничек бастыруны һәм эшкәртүне күрә ала. Акциядә катнашучылар үзләре дә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларга тәкъдим ителәчәк имтихан биремнәренә охшаш мәсьәләләрне эшләп караячак. Бу эшләрнең кыскартылган варианты, ул гадәттәгечә 3-4 сәгатькә түгел, ә азрак вакытка исәпләнгән.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас