Чишмэ
+18 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
19 Января 2024, 06:48

«Perеmena» бию бәйгесе дәвам итә

Чишмә районында Башкортстандагы тәүге «Peremena» («Перемена») шоу-проектының икенче сезоны башланды. 6 һәм 13 гыйнварда «А» һәм «Б» төркемнәренең беренче турлары узды. Проектта катнашучыларның узган елның декабрендә сайлануын билгеләп үтик. Бию мәйданчыгында беренче мәк-тәптән «Crossfire», гим-назиядән «Oblivion» һәм «Silver Depth» һәм дүртенче мәктәптән «Black level» командалары очрашты. Нәтиҗәдә, җыелган баллар саны буенча «Crossfire» – абсолют беренчелектә, икенче урында – «Silver depth», өченчедә – «Oblivion» һәм дүртенче урында – «Black level» командасы. Дәвамын сайтка кереп укыгыз

«Perеmena» бию бәйгесе дәвам итә«Perеmena» бию бәйгесе дәвам итә
«Perеmena» бию бәйгесе дәвам итә

Чишмә районында Башкортстандагы тәүге «Peremena» («Перемена») шоу-проектының икенче сезоны башланды.

6 һәм 13 гыйнварда «А» һәм «Б» төркемнәренең беренче турлары узды.

Проектта катнашучыларның узган елның декабрендә сайлануын билгеләп үтик. Бию мәйданчыгында беренче мәк-тәптән «Crossfire», гим-назиядән «Oblivion» һәм «Silver Depth» һәм дүртенче мәктәптән «Black level» командалары очрашты. Нәтиҗәдә, җыелган баллар саны буенча «Crossfire» – абсолют беренчелектә, икенче урында – «Silver depth», өченчедә – «Oblivion» һәм дүртенче урында – «Black level» командасы.

«Б» төркеме командалары 13 гыйнварда очраштылар. Балларның гомуми санын исәпләү нәтиҗәсендә, жюри 1-нче урынны «Alestim» командасына (8-нче сыйныф, 5-нче мәктәп), икенче урынны «Action» (7-8 сыйныфлар, 1-нче мәктәп), өченче урынны «Black еvent» (7-нче сыйныф, 5-нче мәктәп), дүртенче урыннарны 4-нче мәктәпнең «Аspi-ration» (7-нче сыйныф) һәм гимназиянең «Black heart» командаларына (шулай ук 7-нче сыйныфлар) бирергә карар итте.

Искәртеп узабыз, Башкортстанда «Peremena»га охшаш башка проектлар юк. Бу бөтенләй яңа формат, кабатланмас күңел ачу программасы, матур чыгышлар, командаларның искиткеч сәхнә

образлары, тирән мәгънәле биюләр, көчле яңгыраш – боларның барысы да сезне яшьләр катнашлыгындагы «Peremena» шоу-проектында көтә.

Чараны Чишмә районының мәдәният сарае оештыра. Проектның җитәкчесе һәм гамәлгә ашыручысы – Вадим Петрович Самойлов.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас