Ватанны саклаучылар көнендә Дурас авылына барып, адрес буенча аларның йортларын эзләп тапкан, тик, кызганычка каршы, Кәримовлар өйдә булмаганнар. Ләкин «Нигмат» сугышчан иптәше «Гром» белән аларны күрмичә китәргә теләмәгән.
– Ә без бу вакытта Чишмәдә идек. Егетләр шалтыратып, үзләренең кем булуын әйткәч, бик гаҗәплән-дек. Әлбәттә, барыбыз да дулкынландык. Сугышчылар волонтер
Радмир белән килделәр. Күчтәнәчләр алып килгәннәр, аларны кызыбызга тапшырдылар. Без әле дә элемтәдә торабыз. Мөмкин булганча аралашабыз, – дип сөйли Диананың әнисе Айгөл.
Шушы көннәрдә «Нигмат»ның аларга тагын килүе көтелмә-гән хәл булган. Ул кадерле хат авторы Дианага йомшак уенчык аю һәм тәмле күчтәнәчләр бүләк иткән.
Сөйләшүгә Диана үзе дә кушылды.
– Беренче хатны мәктәптә үткән конкурста язган идем. Хатымны алган «Нигмат» чакырулы яугирнең хезмәттәше «Гром» белән махсус минем белән танышырга килүенә бик нык гаҗәпләндем. Хатларыбызны саклаулары һәм эчтәлеген яттан белүләре турында ишетеп, күңелебез булды. Аларның сүзләре безне тагын да ныграк канатландырды, без тагын да хатлар язачакбыз. Барысы да җиңү хакына! Сугышчыларыбыз исән-сау булсыннар һәм тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Диана.
Безнең белешмә
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм кабул итү пункты Чишмә поселогы, Киров урамы, 50 адресы буенча район хакимияте бинасында урнашкан, 5-нче кабинет.
Эш вакыты: дүшәмбе-җомга – 8.30-17.30 сәгатьтә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (34797) 2-06-77.