– Миңа башкача уку бәхете тимәде. Үзбәкстанда әти-әниемә хуҗалык эшләрендә ярдәм иттем, – ди ул.
1952 елда гаилә туган якларына кире кайта, һәм кыз Уфа тимер юлына проводник булып урнаша. Һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли.
1953 елда сөйгәнен очратып кияүгә чыга. Ул да тимер юлда эшли. Баштарак шәһәрдә кеше фатирында торалар, соңрак үзләренә өй салырга уйлыйлар. Чишмәдән җир участогы сатып алып, вакытлыча торыр урын төзиләр, берникадәр вакыттан соң иркен йорт салып керәләр. Кош-корт, мал-туар асрыйлар.
– Безнең әти бик уңган кеше иде, мин дә аңа охшаганмындыр дип уйлыйм. Ул үз гомерендә өч йорт төзеде, – дип елмая Рәшидә әби.
Рәшидә Рәхимҗан кызы туганнары турында бик җылы итеп сөйли. Аның иң зур апасы Бөек Ватан сугышында катнашкан.
– Дүрт ел сугышта булды, – дип искә ала аны ул. – Ә абыем Калмаш авылында мәчет төзүдә актив катнашты. Аны ачу тантанасына апаны да алып барды.
1997 елда Р. Вәлишинаның тормыш иптәше вафат була.
– Шәхси йортта ялгыз яшәү авырлашты. Балаларыбыз булмады, шуңа күрә йортымны фатирга алыштырдым. Туганым атнага бер тапкыр килеп, өй эшләрендә ярдәмләшә, атнага ике тапкыр социаль хезмәткәр килә. Кирәкле дарулар, азык-төлек китерә, аларга бик рәхмәтлемен. Әлегә үзем дә ашарга пешерә һәм савыт-саба юа алам. Буш вакытымда телевизор карарга, китап укырга яратам. Һәр ел район гәзитенә язылам, аны рәхәтләнеп укыйм, – ди мәкалә герое.
Без сөйләшеп торган арада Рәшидә әби янына күршесе керде.
– Безнең Рәшидә апа бик теремек кеше, бер дә тик тормый. Барыбыз турында да белеп тора, бөтен йортны контрольдә тота, – дип шаяртты күршесе. – Авырып китсә, ашыгыч ярдәмне үзе чакырта.
– Туганнарымның барысы да озын гомерле булды, – ди Рәшидә Вәлишина. – Әти 88, әни 97 яшендә вафат булдылар, сугышта катнашкан апам 86 яшькә кадәр яшәде, ә бер апабызга Аллаһы Тәгалә 105 ел гомер бирде. Мин дә үз акылымда булып һәм үз аягымда йөреп, озак яшәрмен әле дип өметләнәм, – дип күз кысты Рәшидә әби.