Чишмэ
+31 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
19 Января 2024, 07:08

Аның девизы – намус һәм әдәп

Шушы көннәрдә районда билгеле шәхесләрнең берсе булган Борис Шмелев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. БАССРның атказанган икътисадчысы, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, КПССның 28-нче съезды делегаты кырык елдан артык гомерен районга һәм республикабызга хезмәт итүгә багышлаган. Борис Федорович Шмелев Башкортстанның Бүздәк районы Казанка авылында гади эшчеләр гаиләсендә туган. Дәвамын сайтта укыгыз

Аның девизы – намус һәм әдәпАның девизы – намус һәм әдәп
Аның девизы – намус һәм әдәп

– Мин кайчандыр бу авыл булган урынга барам, ләкин йортыбыз торган урынны таба алмыйм. Авылыбыз юкка чыкты (Казанка узган гасырның 80-нче еллары уртасына кадәр булган. Редакция искәрмәсе). Ата-бабаларым шунда җирләнгән, – ди ул.

Ул туган авылының башлангыч мәктәбен тәмамлаган, беренче укытучысын әле булса җылы сүзләр белән искә ала.

– Евдокия Григорьевна Судакова киң күңелле, игелекле кеше иде, берьюлы ике – 1 һәм 3 сыйныфлар, киләсе елда 2 һәм 4 сыйныфлар белән эшләде, – дип искә ала ул аны.

Дүрт сыйныф тәмамлагач, өч ел күрше авыл мәктәбенә йөреп укыган.

– Михайлово авылына көн саен җәяү йөредем. Биш чакрым бара һәм кире кайта идем. Яңгырда, карда, салкыннарда, көзге пычракларда белем алырга йөрдек. Беркем дә безне транспорт белән илтү турында уйламады да. Бу турыда башка да кереп чыкмый иде, – ди Борис Федорович.

Җиденче сыйныфны тә-мамлагач, әти-әнисе укуын дәвам иттерергә карар итә.

Әмма мәктәп өйдән 15 чак-рым ераклыкта урнашкан була, шуңа күрә фатирда торып укырга туры килә. Атнага бер тапкыр азык-төлек алырга кайтып йөри. Шул рәвешле 8-нче сыйныфны уңышлы тәмамлагач, 1959 елда Уфа статистика техникумына укырга керә. Техникумда белем алганнан соң, 1963 елда аны Стәрлетамак районының Жданов исемендәге колхозына эшкә җибәрәләр. Бер елдан соң ул, гаиләсе киңәше буенча, Благовар районының «Райсельхозтехника» җәмгыятенә эшкә урнаша. Анда 1968 елга кадәр эшли.

Ә 1965 елда шул ук районга Бөре педагогия институтын тәмамлаганнан соң аның булачак тормыш иптәше Татьяна Федоровна да юллама буенча эшкә килә. Яшьләр 1968 елның 22 июнендә өйләнешәләр һәм шуннан бирле 55 елдан артык тату гомер кичерәләр.

1968 елның декабрендә Борис Федоровичны Чишмә поселогына эшкә чакыралар һәм аның биографиясенең яңа һәм кызыклы сәхифәсе башлана.

Сүз уңаеннан, Татьяна Федоровна 1969 елда поселокның 1-нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли башлый һәм бар гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый. Ул – мәгариф отличнигы, БАССРның атказанган укытучысы, 27 ел мәктәп директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары вазифасын башкара.

Борис Федорович Благовар районында ук иҗтимагый эш белән шөгыльләнә. «Сельхозтехника»да профком рәисе бу-

ла. Чишмәгә күченгәннән соң ревизия комиссиясе рәисе, КПСС сафларына кергәч, «Башсельхозтехника»ның партия оешмасы секретаре итеп сайлана, Чишмә район Советының берничә чакырылышы депутаты була.

– Һәрвакыт җәмәгать эшендә булдым. Кайбер кыенлыкларга карамастан, һәр эшне намус кушканча, җиренә җиткереп үтәргә тырыштым, – дип искә ала ул.

Борис Федорович 23 ел банк системасында эшли, җиде ел Рәсәй Саклык банкының 4621-нче Чишмә филиалына җитәкчелек итә. Авыр туксанынчы елларда ул банкка кредитлар, ссудалар алырга килгән кешеләргә ярдәм итә. Бу юллар авторына да ул чорда аңа мөрәҗәгать итәргә туры килде, бәхеткә, ул мәсьәләне уңай хәл итәргә булышты.

– Яшь белгечләргә ярдәм итәргә кирәк, – дигән иде ул.

Шмелевлар ике бала тәр-бияләп үстергәннәр. Зур уллары – отставкадагы полковник. Бер оныклары Екатеринбург юридик университеты студенты, икенчесе быел мәктәп тәмамлый, «Беренчеләр хәрәкәте» активисты булып тора.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас