Китапханәчеләр халык, бигрәк тә яшьләр һәм балалар белән актив эш алып баралар. Китап укучыларыбыз алар җитәкчелегендә төрле иҗади конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар алалар. Укучыларыбызның берсе, Динара Нормурадова, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган «Һәр китапта кабатланмас дөнья» Бөтенрәсәй смотр-конкурсында беренче урын яулады. Динара сентябрь аенда, шагыйрьнең йөз еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, китапханәче Рита Вәзит кызы җитәкчелегендә Махачкала шәһәрендә Н. Йосыпов исемендәге республика балалар китапханәсендә «Чикләр юк» бөтенрәсәй фестива-лендә катнашты. Чара барышында балалар язучылары Андрей Усачев һәм Галина Дядина, популяр блогер, уку буенча тренер һәм спортчы Макашәрип Ибраһимов белән очрашу, «Рәсәй» халык иҗаты үзәгендә осталык дәресләре оештырылды. Рәсәйнең иң борынгы шәһәре Дербентка экскурсия фестивальдә катнашучылар өчен бүләк булды. Безне Дагыстанда һәр укучының якташыбыз, Рәсүл Гам-затовның якын дусты Мостай Кәрим исеме һәм иҗаты белән таныш булуы гаҗәпләндерде. Тау халкы дуслыкның кадерен белүче, бик кунакчыл, хатын-кызларны һәм әниләрне чиксез хөрмәт итүче халык. Бу хакта авар язучысы Рәсүл Гамзатов шигырьләреннән укып беләбез, шагыйрьнең туган ягына баргач, үзебез дә моңа инандык.
Китапханәчеләр Назар Нәҗминең тууына 105 ел һәм Әнгам Атнабаевның 95 еллыгына багышланган республика бәйгеләрендә дә призер булдылар, алар анда буктрейлерлар (китап буенча төшерелгән реклама ролигы) җибәрделәр. Актив китап укучыбыз Анастасия Фаллер инвалид балалар арасында «Ушинскийның әкият дәресләре» республика конкурсында чираттагы бүләккә – Гран-прига лаек булды.
Район китапханәсе-нең 30-нчы филиалының һәм аның укучылары-ның горурланырлык һәм шатланырлык уңышлары бар, киләсе елда тормышка ашырыласы планнарыбыз да күп. Арытаба да уңышларга ирешербез, дип ышанабыз. Китапханә ишекләре укучыларыбыз өчен һәрвакыт ачык, без алар белән очрашуга һәрвакыт шатбыз.
Рита Газизова, китапханә мөдире