Чишмэ
+17 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
7 Января 2024, 08:00

Намуслы хезмәткәр һәм ышанычлы иптәш

Чишмә суд приставлары бүлегенең эчке хезмәт капитаны Илшат Ишмөхәммәтов әлеге вазифада 2015 елдан бирле хезмәт куя. Илшат Таһирҗан улы авыл интеллигенциясе гаиләсендә туган. Әтисе белән әнисе күптән лаеклы ялда. Әтисе күп еллар Үрге Тирмә мәктәбе директоры, әнисе укытучы булып эшләгән. Илшат урта мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе юлыннан китәргә карар итеп, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамланган, әмма тормыш юлы мәктәп белән бәйле түгел.

Намуслы хезмәткәр һәм ышанычлы иптәшНамуслы хезмәткәр һәм ышанычлы иптәш
Намуслы хезмәткәр һәм ышанычлы иптәш

 Хезмәт эшчәнлеген Уфа шәһәренең Дим районы суд приставлары бүлегендә башлаган. Язмышын эчке эшләр органнары белән бәйләргә карар иткәч, читтән торып Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына, өченче курска укырга кергән һәм аны 2013 елда тәмамлаган.
2015 елда Чишмә районының суд приставлары бүлегенә күчкән.
– Үз эшен җиренә җиткереп башкаручы тырыш хезмәткәр, ышанычлы иптәш, – ди аның турында район суд приставлары бүлеге начальнигы Руслан Җиһаншин.
– Суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү белән шөгыльләнәм, җинаять эшләре буенча тикшерү алып барам, – ди Илшат Ишмөхәммәтов.
Әйткәндәй, нәкъ шушы вазифада эшләгән приставларга ату коралы йөртү һәм кирәк булганда аны куллану рөхсәт ителә.
Яшь кешенең намуслы хезмәте игътибарсыз калмаган. Суд приставларының офицер званиеләре турында закон кабул ителгәннән соң, аңа капитан званиесе бирелгән, фидакарь хезмәте җитәкчелек тарафыннан бәяләнгән, «Хезмәт өчен» медале тапшырылган, фотосурәте Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлегенең Мактау тактасында урын алган. Эшендә зур казанышларга ирешкәне өчен Рәсәй Федераль суд приставлары хезмәте директоры тарафыннан рәхмәт белдерелгән. Илшат Таһирҗан улы 2023 ел нәтиҗәләре буенча эшендә уңышларга ирешкәне өчен Рәсәй Федерациясе Федераль суд приставлары хезмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Илшат Ишмөхәммәтов күп балалы әти. Тормыш иптәше белән ике ул һәм бер кыз тәрбиялиләр. Уллары мәктәптә укый, кечкенә кызлары әлегә әнисе белән өйдә тора.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас