Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
6 Января 2024, 04:00

Сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә

Декабрь аенда Кызылгы авылында, Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы барышында, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә обелиск ачу тантанасы узды.

Сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенәСугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә
Сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә

Безнең зур булмаган авылыбыз район үзәгеннән ерак урнашкан авылларның берсе, монда күбесенчә пенсионерлар яши. Җәй көне Кызылгыда авылның йөз еллыгы уңаеннан бәйрәм үтте, Бөек Ватан сугышында катнашкан кызылгылылар турында истәлекне мәңгеләштерү карары шунда кабул ителде. Обелиск Кызылгыда яшәүчеләр һәм тумышы белән шул авылдан булган кешеләр көче белән куелды. Бу һәйкәлне халык проекты дип атарга мөмкин, чөнки ул кызылгылыларның үзләре җыйган иганә акчасына төзелде. Аксакаллар аны авыл зиратында урнаштырырга карар итте. Обелиск бу авылда туып үскән Илүзә Вәзит кызы Гыйбадуллина инициативасы белән куелды, ветераннар исемлеген төзү белән дә ул җитәкчелек итте. Хурамшин Хәсән Әгъзам улы обелиск урнаштыру урынын әзерләүгә җитәкчелек итте. Аңа Фаил һәм Наил Биарслановлар, Рәзиф Хурамшин, Идрис Бәширов, Илфат Хурамшин, Рәфит Шаяхмәтов, Рөстәм Хәбибрахманов һәм башкалар ярдәм итте. Төзелеш материаллары китергәндә Зәки Бәширов белән Вәсим Богданов иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Рамил Шәяхмәтов обелиск тирәсенә зәңгәр чыршы алып кайтып утыртты.
Өлкән буын хатирәләре, архивтагы документлар, «Халык хәтере», «Халык батырлыгы» сайтларындагы мәгълүматлар буенча Кызылгы авылы ветераннарының тулы исемлеге төзелде. Кечкенә авылдан фронтка 64 ир-ат китә, шуларның 33нә генә туган якка исән-сау кайтырга насыйп була. Күрсәткән батырлыклары өчен кызылгылыларның өчесе Кызыл Йолдыз, икесе Дан орденнарына һәм биш солдат Батырлык өчен медаленә лаек була. Ветераннарның тулы исемлеге һәм Бөек Ватан сугышында катнашулары турындагы мәгълүмат белән Чишмә район китапханәсе тарафыннан бастырылган белешмәлек аша, шулай ук үзәк китапханә сайтында һәм авыл китапханәләрендә танышырга мөмкин. Бөек Ватан сугышы ветераннары исемнәре белән беррәттән ташка 1996 елда Чечен сугышында батырларча һәлак булган Альберт Биарслановның исеме дә уеп язылган.
Хәтер ташы кую чарасында авыл халкы, аларның туган якларын онытмыйча ата-ана йортына даими кайтып йөрүче балалары, оныклары катнашты. Авыл Советы вәкилләре килделәр. Чувалкип авыл Советы хакимияте башлыгы Кәримов Таһир Фәнис улы, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү нәкъ менә шундый чаралардан башлана, дип билгеләп үтте,  һәм кызылгылыларга обелиск урнаштырулары өчен рәхмәт белдерде.

Автор: Рита Газизова.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас