Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Января 2024, 07:00

Үрнәкле гаилә

Чишмә районында хезмәт сөючән һәм тырыш, бер сүз белән әйткәндә үрнәкле гаиләләр күп. Таңсылу белән Илнур Хәсәновларның күп балалы гаиләсе дә шулар исәбендә. Алар алты сабыйга гомер биргәннәр, кечкенә кызлары Сәлимәнең дөньяга килгәненә әле берничә генә ай.

Үрнәкле гаиләҮрнәкле гаилә
Үрнәкле гаилә

 

Хәсәновлар Чукраклы авылыннан. Таңсылу декрет ялына кадәр күрше Әлбәй авылы китапханәсендә эшләгән. Гаилә башлыгы мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, хосусый малтабарлык белән шөгыльләнгән, әлеге көндә стропальщик булып эшләп йөри.

Алар гаиләсенең бәхет формуласы – “ир-ат – мал-мөлкәт табучы, хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы”. Хуҗалыклары зур, балалар кул арасына керә – ярдәмләшә башлаган инде.

Зур кызлары Гүзәлия 11-нче сыйныфта укый, Искәндәр - Башкорт агросәнәгать колледжы студенты, Гөлзифа сигезенчедә, Нурислам белән Галинур башлангыч сыйныфларда укыйлар.

– Балаларыбызның киләчәге өчен күңелебез тыныч. Алар кечкенәдән эшкә өйрәнеп, акчаның нинди авырлык белән табылуын, гореф-гадәтләребезне белеп үсәләр, - диләр Хәсәновлар.


Эшчән гаиләдә сабыйлар да әти-әнисеннән үрнәк алырга тырыша. Күп бала тәрбияләгән Таңсылу һәм Илнур Хәсәновларны хөкүмәт зурлап «Ана даны» һәм «Ата каһарманлыгы» медальләре белән бүләкләгән.

 

Бик тиз үзгәреп торган хәзерге заманда гаилә кыйммәтләре аеруча көнүзәк булып тора. Чөнки мондый гаиләдә тәрбияләнгән сабыйлар күркәм гореф-гадәтләрне белеп, әти-әниләреннән ватанпәрвәрлек, җаваплылык кебек сыйфатларны алып үсәләр. Тырыш гаиләләрнең районыбыз үсешенә нигез булып торуы да беркемгә сер түгел.

 

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас