Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Декабря 2023, 05:34

Безнең өчен үрнәк булып тора

2023-нче ел Укытучы һәм остаз елы исеме астында үтте. Шул уңайдан педогогик хезмәт ветераны, укытучым Рахманкулова Надия Фәрит кызы турында язып үтәсем килә.

Күптән лаеклы ялда булуына карамастан, укучылары аны бүген дә рәхмәт әйтеп искә алалар. Ул, кайда гына эшләсә дә, хөрмәткә лаеклы укытучы булды.

Надия Фәрит кызы Кушнарен районының ямьле Чәрмәсән буенда урнашкан Рәсмәкәй авылында дөньяга аваз салган. Тырыш кыз шул авылның сигезьеллык мәктәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлагач, 9-10 сыйныфларны Уфаның 15-нче мәктәбендә укый һәм югары белем алу максаты белән Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1974 елда уку йортын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Уразбахты сигезьеллык мәктәбендә башлый. Надия Фәрит кызы бөтен көч-дәртен балаларга багышлаган, тирән белемле олуг педагог булды. Аңа хезмәт сөючәнлек, һөнәренә гаять җитди караш, үз эшен җаны-тәне белән ярату, укучыларга карата таләпчәнлек кебек сыйфатлар хас булды. Балаларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булган укытучыны укучылары да, ата-аналар да яраттылар. Һәр балага тигез караучы остаз аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышты. Мөгаен шуңа да укытып-тәрбияләп чыгарган укучылары ел саен диярлек беренче укытучылары янына киләләр. “Сез безгә тормышта туры юл күрсәттегез, барыбызны да бертигез яратуыгыз, саф күңелле булуыгыз белән безнең йөрәкләрне яуладыгыз”, диләр алар. Укытучы өчен укучыларының рәхмәт сүзе - иң олы бүләк. Тормыш сукмаклары аны күп мәктәпләрдә эшләргә мәҗбүр итте. Кайда гына эшләсә дә, хезмәттәшләре һәм ата-аналар аның укыту методикасының бөтен нечкәлекләрен белеп үткәргән ачык дәресләрен, сыйныфтан тыш чараларын көтеп алалар һәм югары бәһалыйлар иде. “Мин бәхетемне эшемдә, укучыларым янында таптым. Алар арасында бар нәрсәне онытып эшкә чума идем”, - ди ул.

Надия Фәрит кызының хезмәтенә югары бәя бирелгән, “Рәсәй Федерациясенең мәгариф отличнигы” дигән исемгә лаек. Ул яхшы укытучы гына түгел, ә үрнәкле әни, нәнәй дә. Ике балага гомер биреп, тәрбияләп үстереп, югары белем алырга ярдәм итеп, тормыш юлына чыгарган. Зур югалтулар да аны урап үтмәде. Улы, Федераль иминлек хезмәткәре, подполковник, Батырлык ордены кавалеры Марсель 33 яшендә вафат булды. Надия Фәрит кызы кайгы-хәсрәт кичерсә дә сынмады, сыгылмады. “Авырлыкларга баш имәскә, тормышта бәхет табарга өйрәнергә” дигән девизына тугры калды. Бүгенге көндә ул кызы, кияве, оныклары бәхетенә, аларның уңышларына шатланып-сөенеп гомер кичерә. Ул бүген дә сафта. Безгә файдалы киңәшләрен биреп, тормышның ямен-тәмен табып, ышаныч белән яшәргә өнди. Кем генә, нинди генә ярдәм сорап килмәсен, якты йөз белән каршы ала, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Мәктәптә үткәрелгән чараларда, төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясый. Матур теләкләре белән балаларда игелек, гаделлек, туган җирне ярату хисе тәрбияләү – аның чыгышларының төп максаты.

Педагогик хезмәт ветераны Надия Фәрит кызының бүгенге яшәеше, тормышны яратуы – безнең өчен үрнәк. Аңа озын гомер, бәхетле, матур көннәр, һаман шулай көчле рухлы,ярдәмчел һәм изге күңелле булып калуын телибез.

Р. Сатеева,Уразбахты китапханәсе мөдире

 

Безнең өчен үрнәк булып тора
Безнең өчен үрнәк булып тора
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас