

«Сиңа сөенечле хәбәрем бар!» диде, һәм миңа Чишмә авылы укучылары төшергән видеороликны күрсәтте. Ә мин аны хезмәттәшләремә карарга тәкъдим иттем. Видеоны караганда күңелләребез тулды, күзләребездән яшь акты... Туганнарыбыздан хәбәр алгач, һәм неонацистларны тизрәк җиңүебезне теләп таныш булмаган балаларның чын күңелдән язган хатларын укыгач, рәхәт булып китә. Адреслары язылган булса,
һәркайсына җавап бирергә тырышабыз. Блиндажда һәр яугирнең үз почмагы бар, анда хатлар, рәсемнәр саклана, – дип күңел түрендәге хис-тойгылары белән уртаклашты «Бабай».
Хәрби хезмәткәрләр караган әлеге видеоязманы 6А сыйныф укучылары укытучылары Наилә Солтанова җитәк-челегендә октябрь башында ук төшергәннәр иде.
Балалар очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучы Рәсәй хәрбиләренең алгы сызыкта үткән көннәре һәм батырлыклары турында ишеттеләр.
Яугир ир-егетләрнең армиядә хезмәт итәргә тиешлеге турында сөйләде, Туган ил алдында хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның иминлеген саклау – һәр ир-атның бурычы, диде ул.
Балалар чын геройларның безнең янәшәдә яшәвен анык мисалда күрделәр. Ватанпәрвәрләргә һәм Рәсәй гражданнарына батырлык, кыюлык һәм Туган илне ярату кебек сыйфатлар хас булуы турында белделәр.
Мондый очрашулар илебез белән горурлану хисе тәрбияли.
Очрашу ахырында балалар кыю сугышчыга ныклы сәламәтлек, исән-имин хезмәт итүен һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләделәр.
Ватаныбызны саклаганнары өчен аларның барысына да рәхмәтлебез!
Зилия Арсланова,
Чишмә авылындагы 2-нче мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе